Прокуратура мәгълүматлары буенча, югары вазыйфа биләгән майор һәм аның хатыны ике ел эчендә гомум бәясе 21,6 миллион сум тәшкил иткән 3 фатир, торак йорт, 3 җир участогы, “Тойота” һәм “Лексус” автомобильләре сатып алган. Шулай ук бу хезмәткәр Уфа янында 200 квадрат метрлы коттедж төзеп куйган. Шул ук вакытта аның гаиләсенең рәсми кереме 1,5 миллион сум тәшкил иткән.
Ведомствода ул ялган мәгълүмат күрсәткән, дип исәплиләр. Прокуратура таләбе белән суд полицейскийның милкенә арест салган.
Моннан тыш, аның Уфа янында гомум мәйданы 37 гектар җирне үз милкенә рәсмиләштерүе ачыкланган. Моның белән Тикшерү комитеты шөгыльләнәчәк. Әгәр дә закон бозу очрагы дәлилләнсә, майор “ышанычны югалту” нәтиҗәсендә органнардан эштән бушатылачак.