0 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 июль 2017, 19:15

4 сум өчен...

Уфа янындагы Дмитриевка авылында бер ир сатучыга балта белән ташланган.

Ул сөт ризыклары сатылган киосктан ике кап кефир ала. Ике сәгатьтән кире килеп, сатучыдан "Мине 4 сумга алдадың", дип, акча даулый башлый. Сатучы гауга күтәргән иргә 4 сумны бирә. Бераздан ул янә кибеткә килә һәм бу юлы 40 сум таптыра башлый. Алай гына да түгел. сатучы хатынга балта белән ташлана. Ярый әле, узып баручы ир кереп, сатучыны коткара. Югыйсә, бу хәлнең бик кызганыч тәмамлануы ихтимал иде.
Салкын корал белән янаган 54 яшьлек ир кулга алынган. Ул элек тә хөкем ителгән булган.
Читайте нас