— Мондый киңәшмәнең әһәмияте зур, — диде Полина Крымская. — Законнарны үтәү, хәл итәсе мәсьәләләр, алда торган максатлар турында фикер алышабыз. Яңа елдан күчемсез милекне теркәүгә үзгәрешләр кертүче 218нче федераль закон үз көченә керде. Ул ничек гамәлгә ашырыла? Нинди киртәләр бар? Бүген шул хакта да фикер алышачакбыз. Кайберләре урында ук хәл ителәчәк. Катлаулы хәлләр теркәү турындагы законга үзгәрешләр кертүнең нигезен тәшкил итәчәк. Шул ук вакытта, төрле төбәкләр бер-берсе белән уңайлы шартларда тәҗрибә уртаклашачак.
— “Росреестр” инвестицион мохитне яхшыртуга зур игътибар бүлә, — диде Надежда Лещенко. — Бу юнәлешкә игътибар арытаба да кимемәячәк. Бик күп мәсьәләләр башкарма власть органнары белән берлектә хәл ителәчәк. Аеруча кадастр исәбе өлкәсендә. Законнарга кергән үзгәрешләр, өстәмәләр дә игътибардан читтә калмый. Алар акланганмы? Әллә яңа мәшәкатьләр тудырганмы? Бу сораулар да җавапсыз калмаячак. Шушы мәсьәләләрне хәл итә алсак, безнең хезмәтләр дә нәтиҗәлерәк эшләячәк, бизнес вәкилләре дә канәгать калачак. Чөнки милекне теркәү, тиешле рөхсәт документлары алу вакыты тагын да кимия-чәк.
Әйткәндәй, яңа законның үз көченә керүе, үзгәрешләр, өстәмәләр кертелү нәтиҗәсендә күчемсез милекне теркәү вакыты кыскарды. Мисал өчен, моңа кадәр кадастр исәбенә ун көн таләп ителсә, хәзер биш көн дә җитә. Хокукны дәүләт теркәве ун көннән җиде көнгә калды.
“Росреестр”ның Башкортстан буенча идарәсе нәтиҗәле эшли. Ил күләмендәге чараның бездә үтүе дә, республиканың Русиядә инвестицион мохит рейтингындагы позициясе ел саен яхшыруы шул хакта сөйли.