Башкортстанда 62,5 меңнән артык кеше бурычы аркасында чит илгә бара алмый. Аларның күләме 16,6 миллиард сум тәшкил итә, дип белдерә республика суд приставлары хезмәте.
Түләмәүчеләр арасында коммуналь хезмәтләр, кредит, алимент, салым, административ һәм җинаять штрафлары буенча бурычлылар бар.