+3 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 июль 2017, 13:24

Вознесенский – Сарва юлы йөк автомобильләре өчен ябылды

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ильяс Мөниров Нуриман районында Вознесенский – Сарва юлын ремонтлау барышы белән танышты.

Объектны караганнан соң, вице-премьер авыл халкы белән очрашты һәм ремонт вакытында юлның зур йөк машиналары өчен ябылуы, үлчәү контроле пунктлары урнаштырылуы турында әйтте.

-- Ремонт эшләре барган мәлдә йөк машиналары монда булмаска тиеш. Караидел аша да юл бар. 1 августка кадәр юлны нормагы ярашлы хәлгә китерегез, -- дип күрсәтмә бирде Ильяс Мөниров.

Ул Башкортстанның Юл хуҗалыгы идарәсенә һәм проектлау институтына тиешле юл билгеләрен кую өчен юлга һәм күпергә рөхсәт ителгән авырлыкны билгеләргә кушты.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.
Читайте нас