-6 °С
Кар
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 июль 2017, 11:42

Айдар Хәлим - экстремист түгел!

“Российская газета”да бүген экстремистлык эшчәнлектә яисә террорчылыкта катнашлыгы булган һәм бу исемлектән алынган оешмалар һәм аерым кешеләрнең яңартылган исемлеге басылды. Анда Башкортстан вәкилләре дә бар.

Әлеге исемлекне якташларыбыз Вадим Верютин (Уфа), Фидан Гыймалетдинов (Киекбай авылы) һәм Радик Имәнгулов (Мәләвез районы, Җиргән авылы) тулыландырган. Ә менә язучы һәм җәмәгать эшлеклесе буларак билгеле якташыбыз Айдар Хәлим (Борис Нәҗметдин улы Хәлимов) исемлектән алынган.
Әйткәндәй, исемлек даими рәвештә яңартыла һәм матбугатта бастырыла. Киләчәктә террорчылар һәм экстремистлар арасында бер генә якташыбызның да теркәлмәвенә өметләник.
Читайте нас