-3 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 июль 2017, 02:00

Кыз кияүгә чыгар иде, өйләнүче егет юк

Гаиләнең абруен күтәрү — көнүзәк мәсьәләләрнең берсе.Кеше тормышының һәр чоры — балачак, яшьлек, гаилә кору, бала үстерү — бер генә килә. “Яше җиткән улны өйләндерергә, кызны кияүгә бирергә ашыгу кирәк”, дип ата-бабалар хак әйткән. Хатын-кызны тормышның язы һәм чәчәге, йортның нуры дип атап та ялгышмаган борынгылар. Башта ул бөреләнә, чәчәк ата, аннары җимеш бирә, арытаба җимешенең татына сөенә. Бу һәркем өчен гади генә кануннар кебек тә бит, ләкин...

Узган атнада “Башинформ” мәгълүмат агентлыгында “Туымга тәэсир итүче һәм демография торышына бәйле мөһим факторлар” дип аталган “түгәрәк өстәл” үтте. Аны республиканың Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат агентлыгы җитәкчесе Борис Мелкоедов алып барды. Фикер алышуда галим-экспертлар, республикада нәшер ителүче гәзит-журналларның баш мөхәррирләре, журналистлар катнашты. Туым кимүгә нинди факторлар сәбәпче? Ни өчен республикада миграция агымы көчле һәм халык саны кими? Шушы һәм республикада демография торышына кагылышлы башка көнүзәк мәсьәләләр тикшерелде.
УДАТУның социология һәм социаль технологияләр кафедрасы мөдире Равил Насыйбуллин социаль тикшеренүләр алып барылуы турында сөйләде. Аның бел­дерүенчә, хәзерге вакытта шә­һәрләрдә балалар авылларга караганда күбрәк туа. Кайбер авылларда бары буйдаклар гына яшәгәнлеге дә билгеле, диде галим. Авылда бу проблема белән ныклап шөгыльләнү мөһимлеген әйтте ул. Галим хаклы. Авылларда буйдаклар саны чиктән ашкан. Акчасызлык, эшсезлеккә генә сылтаныргамы? Юк. Бер дигән дөньясы, эше бар, әти-әнисе янында гомер кичерә. Әнә шулай 40-50не куган “егетләр” ялгыз яшәүне хуп күрә.
Кызлар бу яктан җитезрәк. Кияүгә чыгу, бала тудыру кебек кануннар табигатьтән бирелә, күрәсең. Ана капиталы программасын гамәлгә ашыру да демографияне күтәрүгә этәргеч биргән, әмма 90нчы елларда туган бала тудыру яшендәге буынның аз булуын искә алганда, алдагы елларда туымның кимүе көтелә.
Республикадагы стратегик тикшеренүләр институтының өлкән фәнни хезмәткәре Наилә Шәм­сетдинова тикшеренү нәтиҗәләре белән таныштырды. Сорау алу мәгълүматлары буенча, иң мөһим кыйммәтләргә сәламәтлек һәм гомер озынлыгы, гаилә һәм балалар, табыш алу һәм иминлек керә. Болар дәүләтнең гаилә сәясәте моделен булдыруга этәргеч биргән. Республикада шушы юнәлештә зур эш башкарыла, гаилә сәясәте буенча ведомствоара координация советы булдырылу шул хакта сөйли.
Республиканың Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгы вәкиле Галина Малофеева гаилә­нең абруен күтәрү кирәклеген билгеләде.
Республикадагы стратегик тикшеренүләр институтының өлкән фәнни хезмәткәре, БДУ доценты Наталья Лаврентюк та бу фикерне хуплый. Яшьләрдә гаиләгә җаваплы караш тәрбияләү өстендә эшлисе бар, диде ул. Белгечләр фикеренчә, яшьләр гаиләнең социаль институт булуын, аның үзеңне, җәм­гыять­не, республиканы яклауга сәләтле икәнлеген аңларга тиеш.
Кызганычка каршы, күпчелектә “гомерлеккә бергә” дигән вәгъдәгә тугры кала алмый яшь парлар. Гаилә булдыру һәм аерылышулар буенча Башкортстан Идел буе федераль округында лидерлар исәбендә кала. “Росстат” мәгълүматларына караганда, быел гыйнвар-майда 7,9 мең пар мөнәсәбәтләрен рәсмиләш­тергән, бу былтыргыга караганда 13,8 процентка күбрәк. Бу бик сөенечле. Шул ук вакытта 6,3 мең парның никахы таркалуы теркәлгән. Бу, үз чиратында, былтыргы күрсәткечтән 0,6 процентка артыграк.
Демографиягә килгәндә, халыкның күченү проблемасы да бу өлкәдә борчылуга юл куя. Җитәкчеләр фикеренчә, соңгы елларда халыкның мобильлеге арту күзәтелә һәм миграция проблемасы демографик хәлдә дә чагылыш таба.
Социологик тикшеренүләр, фәнни күзәтүләр чарада катнашучылар арасында дискуссия кузгатты.
Читайте нас