Җәмгыять
10 июль 2017, 21:00

СаЙлаулар гадел узсын!

Мәгълүм булуынча, агымдагы елның 10 сентябрендә урындагы үзидарә органнарына депутатлар сайланачак. Сайлау кампаниясенең үзенчәлеге нидә? Хәл итәсе нинди мәсьәләләр бар? Башкортстанның Үзәк сайлау комиссиясендә үткән киңәшмәдә шул хакта да сүз барды. Чарада Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Хәйдәр Вәлиев, комиссия аппаратының бүлек җитәкчесе Ришат Локманов, комиссия секретаре Марина Долматова һәм сәяси партияләрнең республикадагы төбәк бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты.

— Барлыгы 171 сайлау кампаниясе үтәчәк, — диде Хәйдәр Вәлиев. — Белорет һәм Бөре шәһәр Советларына, Уфа районы Йоматау авылы Советына депутатлар сайланачак. Шулай ук, төрле дәрәҗә урындагы үзидарә органнарына депутатлар сайлау буенча 168 өстәмә сайлау кампаниясе оештырылачак. Нәтиҗәдә, 256 депутат сайланачак.
Әйткәндәй, сайлауларны оештырганда 49 төбәк сайлау комиссиясе җәлеп ителәчәк. Мөһим чараны үткәрү өчен 295 сайлау участогы ачылачак. Беренче тапкыр участок комиссияләренең сайлау нәтиҗәләре турындагы протоколлары QR-кодлы булачак. Бу максатта яңа технологияләр файдаланылачак.
Ришат Локманов муниципаль дәрәҗәдә сайлау алды агитациясе оештыру үзенчәлекләре һәм сайлау фондын ачу зарурлыгы турында сөйләде. Марина Долматова кандидатлыкка дәгъва итү һәм кул имзалары туплау шартлары белән таныштырды. Очрашуга республикада теркәлгән сәяси партияләрнең 54 төбәк бүлекчәсенең унысының гына вәкилләре килде.
Мөһим кампаниягә әзерлек дәвам итә. Август башында яңа технологияләрдән файдалану буенча укыту семинары үтәчәк.
Читайте нас