8 июльне Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне итеп 2008 елдан бәйрәм итә башладык. Христиан динендә бу дата гаиләне һәм мәхәббәтне яклаучы изгеләр Петр һәм Феврония көне буларак билгеле. Аларның бер-берсенә карата сөюләре, тугрылыгы башкалар өчен һәр яктан үрнәк була ала. Берсе - кенәз, икенчесе гади крестьян катламыннан булуларына карамастан, бер-берсен аңлап, бер-берсенә юл куеп, үзләреннән ярдәм көткән кешеләргә булышып, рәнҗетүчеләрен кичереп, хисләрен соңгы сулышка кадәр сүндермичә саклап яшиләр һәм икесе дә бер көнне - 8 июльдә үләләр. Чиркәүләрдә бу көнне Изге Петр белән Изге Февронияне искә алалар. Бу изгеләр Владимир өлкәсенең Муром шәһәрендә җирләнгән, шуңа күрә Муромда 8 июль гаилә һәм мәхәббәт көне итеп күптән билгеләнә.
Быел республикада егерме биш мәдәният хезмәткәре гаиләсе «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медаленә лаек булды. Алар арасында Дүртөйле районы Чишмә авылында яшәүче Исхаковлар гаиләсе дә бар.
Ильвера Хәнифҗан кызы һәм Ришат Таһир улы Исхаковлар моннан өч дистә ел элек өйләнешә, ныклы, тату гаилә кора. Мәхәббәт җимешләре булып балалары - кызлары Гөлчәчәк, Гөлнур, уллары Ринат туа. Ришат абый озак еллар күрше Илеш районы Югары Яркәй авылындагы янгын сүндерү бүлегендә хезмәт сала, Ильвера апа инде менә утыз ике ел Чишмә авылы модельле китапханәсендә тырышып эшли.