2014-16 елларда Русиядә яшәүче 18 кешедә котыру чире теркәлгән. Башкортстанда соңгы тапкыр әлеге чир Әлшәй районында 2013 елда күзәтелгән.
Былтыр республиканың 9 торак пунктында (Авыргазы, Бакалы, Иглин, Кыйгы, Уфа, Чишмә районнары һәм Октябрьский шәһәре) котырган 9 хайван тотылган: өчәр төлке, эт һәм мәче. Бу елның беренче яртысында хайваннар арасында котыручылар күзәтелмәгән.
Авыруны бары тик прививкалар ярдәмендә кисәтеп була. Былтыр республикада 11 511 кеше вакцинацияләнгән, аларның 32 проценты — балалар. Алар йорт һәм кыргый хайваннардан нинди дә булса зарар күргән (тешләнгән, тырналган һ. б.).
Котыру — кешеләр һәм хайваннар өчен уртак булган көчле инфекция чире, ул нерв системасын зарарлый. Авыруның беренче билгеләре — тешләнгән урынның кычытуы, яндырып авыртуы. Авырту нерв җепселләре буйлап тарала. Чир үзен берничә көннән сиздерә башлый: тәненә чак кына кагылуга, шакылдауга, артык яктылыкка авыруны көзән җыера, ул судан курка башлый.
Әгәр дә инде тешләнгәнсез икән...
Яраны сабынлы су белән 15 минутлап юарга, тешләнгән урынның читләрен 70 процентлы спирт, йода белән эшкәртергә, мөмкин кадәр тизрәк дәвалау-профилактикалау, иммунлаштыру узар өчен табибка (травматология пунктына) мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Инфекцияне ешрак этләр, кыргый хайваннардан — төлкеләр йөртә. Шулай ук, котыру чире сыер, сарык, кәҗә, дуңгыз, ат, ишәк, күсе, керпе һәм башка хайваннардан күчәргә дә мөмкин. Роспотребнадзор хезмәте йорт хайваннарын махсус рәвештә вакцинацияләргә, аларны тик махсуслашкан оешмалардан сатып алырга, ветеринар белешмәсен тикшерергә, урамда йөргән хуҗасыз җәнлекләрне кулдан ашатмаска, тешләнгән очракта, шундук медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә чакыра.