— Агымдагы елның алты аенда район буенча наркотиклар белән бәйле 4 җинаять теркәлгән. Былтыр 9 булган...
— Алар барысы да наркотик куллану белән бәйле. Былтыр наркотиклар сату белән бәйле җинаятьләр дә бар иде. Быел, шөкер, андыйлар юк.
— Нинди наркотиклар турында сүз бара?
— Киндераш. Бу, кем әйтмешли, “кул астындагы” наркотик, тирә-якта күпләп үсә. Бәгъзеләр аңа игътибар да итмәсә, наркоманнар аны “саклап торып” үстерә, җыя һәм куллана, сатар өчен күпләп хәзерли. Киндераш — бик тиз таралучы, әрсез үсемлек.
— Элек полиция хезмәткәрләре киндерашны тамырында юкка чыгара иде...
— Хәзер дә бу юнәлештә даими эш алып барыла. Ул район үзәге Николо-Березовкада, чиркәү тирәсендә күп үсә, аны ел саен юк итә торабыз, әмма икенче елны тагын үсеп чыга. Мәк белән дә шул ук хәл. Аның белән дә көрәшү бик авыр. Аның каравы, наркоманнар өчен ул — чын табыш. Мин шуңа аптырыйм: кайбер кешеләр беркайда да эшләми, гаиләсен туйдырырга акча табарга иренә. Ә менә мәк, киндераш җыярга, алардан наркотик ясарга булдыралар. Югыйсә, бу бит бик катлаулы һәм озайлы процесс.
— Элек авылларда түтәл гөле урынына да мәк үстерәләр, ул һәр бакчада диярлек була иде. Аңа каршы ничек көрәшәсез?
— Илдә мәк кебек эшкәртү тыелган наркокультураларны законсыз үстергән өчен катгый җинаять җаваплылыгы каралган булса да, аны үстерүчеләр саны кимеми. Алар белән законга ярашлы көрәшәбез. Штраф салабыз, башкача безнең халык аңламый. Ихаталарына керсәң, тирә-якта мәк үсеп утыра – өзеп ташларга жәл, имеш, матур бит, аның зыяны юк, диләр. Ә көзгә таба бу “матурлык” наркоманнар өчен яхшы табыш була. Алар йокламый: мәкнең кайларда үскәнен белә, андый бакчаларга “десант” булып төшә, җитмәсә, киләсе елда җыяр өчен үзләре кеше бакчасына орлык сибеп калдырган очраклар да булгалый.
13 июньнән 30 сентябрьгә кадәр “Мәк” профилактика операциясе бара. Аның барышында составында наркотик булган матдәләрне ачыклыйбыз һәм юкка чыгарабыз. Авыл биләмәләре белән берлектә эшлибез.
— Альфред Шәйхенурович, Сез ничек уйлыйсыз, районда хәлләрнең яхшыруы нәрсә белән бәйле?
— Бу юнәлештә даими профилактика эше алып барыла. Аеруча, яшьләр арасында. Шулай ук, яшьләр эшләре буенча комитет, мәгариф бүлеге, район хакимияте белән тыгыз эшлибез. Бу үзенең нәтиҗәләрен бирә.
— Ике ел элек күрше Нефтекаманың спайс кулланучыларның күпләп үлүе белән яманаты чыккан иде. Бу яктан бездә хәлләр ничек?
— Бу төр наркотикны кулланучы яисә сатучы бер генә кеше дә теркәлмәгән. Белүегезчә, шушы хәлләрдән соң законга җитди һәм катгый төзәтмәләр кертелде, спайсның барлык төре дә хәзер наркотик булып исәпләнә. Әлбәттә, безгә аңа каршы көрәшү җиңеләйде.
— Моңа кадәр илдә наркотиклар куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш алып барган федераль хезмәт бар иде. Нефтекама бүлегенә 13 административ берәмлек керде, шул исәптән, Краснокама районы да. Аңлавымча, аны бетерделәр, ә аның функцияләрен урыннардагы эчке эшләр бүлекләре башкара. Бу эшегезгә ничек тәэсир итте?
— Начар яклап берничек тә тәэсир итмәде, моңарчы ничек эшләгәнбез, шулай ук эшлибез. Эш күләме генә бераз артты.
— Уңышлар Сезгә, Альфред Шәйхенурович!