+1 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 июль 2017, 02:00

Педаль әйләндерү – яшәү рәвеше

Башкалада “I BIKE UFA” халыкара велосипед фестивале үтте.Экология һәм аеруча сакланучы табигать биләмәләре елына багышланган чарада Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов та катнашты. Төбәк җитәкчесе велосипед сөючеләр колоннасы белән Ленин исемендәге мәйданнан “Конгресс-Холл”га кадәр араны педаль әйләндереп үтте.

Мәгълүм булуынча, Көнбатыш Европада велосипед иң киң таралган транспорт чараларының берсе санала. Экологиягә зыян салмаучы, сәламәтлекне ныгытучы “корыч атны” яше дә, карты да үз итә. Фестиваль Башкортстан халкының да велосипедны үз итә башлавын ачык күрсәтте.
– Хәерле велосипед иртәсе белән, хөрмәтле дуслар! – диде Рөстәм Зәки улы, фестивальгә җыелучыларга мөрәҗәгать итеп. – Бирегә без бүген бердәмлегебезне, туганлыгыбызны, иптәшлекне, дуслыкны күрсәтергә җыелдык. Без, велосипедчылар – дөньядагы иң яхшы кешеләр, чөнки таң атуларны, кояш баюларны табигать кочагында каршылыйбыз. Спорт белән күңел биреп шөгыльләнәбез һәм бер-беребезгә һәр юнәлештә ярдәм итәбез. Һәм, әлбәттә, велосипедны үз итәбез. Барыгызны да шушы бәйрәм белән тәбриклим! Сезгә күңел күтәренкелеге телим. “Корыч ат”ларыбыз ватыл­масын һәм аларны сирәгрәк төзекләндерергә язсын.
Барысы да велосипед инфраструктурасын яхшыртуны үтенеп сорый. Узышу, саф һавада педаль әйләндерү өчен велосипед юллары җитешми. Бүген велосипедчылар хәрәкәтендәге меңнәрчә кешенең инфраструктурадан канәгать булмавын күреп торабыз. Мэрларыбыз вәгъдәләр бирә. Шул вәгъдәләрнең гамәлгә ашуына ышаныйк. Уфа гына түгел, башка шәһәрләр дә бу юнәлештә камиллеккә омтылырга тиеш.
“I BIKE UFA” халыкара велосипед фес­ти­валендә катнашучылар ун чакрым ара үтте. Спорт бәйрәме моңа кадәр “1000 велосипедчы көне” исеме астында оештырылды. Фестиваль беренче тапкыр 2011 елда үткән иде. Ул чакта чара Сочидагы Олимпия уеннары старт алырга 1000 көн калуга багышланды. Узышта 1000 уфалы һәм якын-тирәдәге районнарда яшәүчеләр катнашты. Фестивальнең абруе елдан-ел артты, географиясе киңәйде. Бу хакта катнашучылар саны ишәюе дә сөйли. Фестивальдә 2012 елда – 2, 2013 елда – 3,5, 2014 елда – 5,5, 2015 елда – 8, былтыр 15 мең кеше катнашты. Быел да күмәкләшеп педаль әйләндерергә теләүчеләр күп булды.
Фестивальдә, уфалылардан тыш, Баш­кортстанның, илнең төрле төбәкләреннән педаль әйләндерүне үз итүчеләр катнашты. Чарада җиңүче дә, җиңелүче дә булмады. Сәламәт яшәү рәвешен, актив ял төрләрен пропагандалаучы бу чара, күтәренке рухта үтеп, күңелле саубуллашу белән тәмамланды.
Читайте нас