+16 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
18 Июля 2017, 06:49

Сөйгәненә... балта белән!

Иглин районы Таутөмән авылындагы бер йортка балта тоткан бәндә килеп керә һәм андагы өч хатынга ташлана. Шул рәвешле, җәнҗалчы үзе белән бергә яшәгән ханым белән мөнәсәбәтләрен ачыкламакчы була.

Кемдер полиция чакырта һәм йортка участок инспекторы, тикшерү төркеме һәм медиклар килеп җитә. Ләкин бу вакытта гауга куптаручыдан да, аның хатыныннан да җилләр искән була.

Берничә көн үткәч, хатын өенә кайтып керә һәм, җитди җәрәхәтләр алу сәбәпле, шунда ук дәваханәгә озатыла.

Ачыклануынча, ир сөйгәнен башта буарга, аннары аны, аның әнисен һәм апасын балта белән чабып үтерергә маташа. Полиция чакыртылгач, ул тәрәзәдән чыгып кача, хатынны да үзе белән ияртә.

Үтерү белән янау факты буенча — өч, сәламәтлеккә җиңелчә зыян салу буенча бер җинаять эше ачылган.
Читайте нас