Медицина статистикасы раславынча, ел саен яз һәм җәй айларында дистәләгән баланың, тәрәзәдән егылып төшеп, хастаханәгә эләгү очраклары теркәлә. Имгәнеп кенә калса, бер хәл, үлү очраклары да бик күп. Моның сәбәбе билгеле, әлбәттә. Чебен-черкидән саклану өчен эленгән сеткалар бик уңайлы, ләкин алар чак гына эләгеп тора, ә бала, тәрәзә төбенә менеп, аңа таяна һәм егылып төшә. Күпкатлы йортларда гына түгел, авыл йортында яшәүчеләргә дә шушындый куркыныч яный. Имгәнү өчен сабый балага аз гына биеклек тә җитә. Имгәнмәсә дә, аның куркып калуы ихтимал.
Яз-җәй тәрәзәләрне юарга гадәтләнгәнбез. Бу эштә өлкәннәрнең үзләренә дә сак булырга киңәш итәр идем.
Бу темага сөйләшүләр күп, ә шулай да кабатлау зыян итмәс. Гап-гади кагыйдәләрне үтәсәгез, бернинди күңелсезлекләр дә килеп чыкмас:
1. Балагызны өйдә ялгызын гына калдырмагыз.
2. Тәрәзә янына мебель куймагыз.
3. Тәрәзә янында карават торган хәлдә, балагызны анда сикереп уйнаудан тыегыз.
4. Зәвыклы күренсә дә, төрле җепләрдән, тасмалардан торган пәрдәләр элмәгез (баланың муенына уралуы бар).
Бала — дөньяда иң кадерле зат. Хөрмәтле ата-аналар, сабыйларыбызны саклыйк, алар өчен вакытыгызны кызганмагыз. Ходайга тапшырабыз, әлбәттә, ләкин ул да “Сакланганны саклармын” дигән.
Рәсимә МОСТАФИНА,
Дүртөйле районының Иске Баеш мәктәбе директорының
тәрбия эшләре буенча урынбасары.