Җәмгыять
21 июль 2017, 05:53

Милләтара сәясәт стратегиясе -- төп документ

Русия Президенты Владимир Путин Марий Эл Республикасы башкаласы Йошкар-Олада Милләтара мөнәсәбәтләр буенча совет утырышын үткәрде.

Чарада Русиядә 2025 елга кадәр Төбәк һәм муниципаль дәрәҗәләрдә дәүләт милли сәясәте стратегиясен тормышка ашыру мәсьәләләре тикшерелде.
Владимир Путин фикеренчә, Милләтара сәясәт стратегиясе -- күпмилләтле Русиядә төп документ. Төп идеясе – Русия халыкларының этномәдәни күптөрлелеген саклау, милләтнең гражданлык үзаңын һәм рухи бердәмлеген ныгыту.
Русия Президенты һәр дәрәҗәдәге хакимият өчен бу юнәлештә эшләүнең төп шарт булуын ассызыклады. Владимир Путин һәр төбәкнең милләтара мөнәсәбәтләрдә үзенчәлеге булуын һәм аларны, һичшиксез, исәпкә алырга кирәклеген искәртте.
Читайте нас