“Картәтәй исән түгел микән соң?” – дисәк, – “Исән булса, рәхәт яшәсен, үлгән булса, урыны оҗмахта булсын! Ул бик яхшы кеше булды!” – дип, яулык очы белән генә күзләрен сөртеп куяр иде картинәй.
28 яшьтә генә 3 баласы белән тол калган, ирләрен сугыштан көтеп алалмаганнар бер ул гына булмаган, әлбәттә... Җиңү көнен бәйрәм иткән саен тол хатыннарның өзелеп елауларын да, яуда һәлак булган ирләрен сагынып искә алуларын да, сөелми үткән төннәрен дә, аркаланыр, иркәләнер кешесе булмаганлыктан күргән михнәтләрен дә, әтисез үскән балаларның язмышларын да кемнәр үлчәүгә салып караган?..
Сугыштан исән кайтканнарга да, әлбәттә, җиңел булмаган. Күпме каралтысын, йортын, ихатасын тергезгән, гаиләсен барлаган. Күпме Җиңү бәйрәмнәрен, кадер-хөрмәт күргәннәр, ихлас котлаулар ишеткәннәр!
Сугыштан исән-сау кайту гына да олы бәхет! Бик зур бәхет һәм уңыш! Мәрхәмәтен күрсәтә аларга илем!
Ә әтисез калган балалар, тол калган хатыннар, аналар, бу тормышларын дәвам итеп, ачлы-туклы гомер кичереп, көннәрен ничек үткәрделәр икән?! Әткәсе бирәсе акылны, тәрбияне, тәҗрибәне алар кайдан, кемнән алган? Бөек туган илебез аларга вакытында тиешле игътибарны биреп, ярдәм итә алдымы соң?
Авылыбызда сугыш ветераннарының тол хатыннарының берсе дә исән түгел хәзер. Тик алар нинди рәхәт күрде бу дөньяда?! Михнәт чиккән аналарга һәйкәл кайчан куелыр?! Ул аналарның балалары – сугыш чоры балалары – үз көннәрен үзләре күрергә өйрәнгән сабыйлар, барлык кара эшне эшләп үскән, бик иртә олыгайган әтисез балалар ничек көн күрә бүген? Нинди ташламалар каралган аларга? Бармы? Шуны үзләре беләме? Сугыш чоры балалары, әтиләрен сугыш йоткан, сагышлы тол хатын балалары...
Әйтеп тә, аңлатып та бетермәслек, үзәкләрне өзгән сораулар тудырган бу сугыш афәте беркайчан кабатланмасын! Фаҗига яңадан кабатланса, бу гүзәл дөнья кешеләре ул миһербансызлык һәм михнәтләрне күтәрә алмас кебек тоела...
28 яшендә тол калган Мәрьям нәнәй, 1942 елның июнендә Мөбәрәкшасының үлем хәбәрен алгач, кайгысын күтәрә алмый чирләп, 7 айдан тудырган кызына, һушына килгәч: “Берәүдән калган бер Бүләк...” – дип исем кушкан. Ул – безнең әниебез, 5 балага гомер биргән. Нәсел дәвам итә...
Резида САБИТОВА.