Мәктәпнең җыелышлар залында укытучылар һәм аларның элекке укучылары хатирәләргә бирелде. Укытучылар барысы да 10В сыйныфында белем алган шушы егетләр һәм кызларның укуда да, хезмәттә дә, пионер һәм комсомол эшендә дә һәрчак алдынгылар сафында булуын билгеләп үтте. Илле ике ел педагогик стажга ия булган Әүзах Миргаләүов үз чыгышында укучыларның сәламәт яшәү рәвешенә омтылуын, спортта зур җиңүләргә ирешүен сызык өстенә алды. Очрашуга ерак Амур өлкәсеннән кайткан отставкадагы подполковник Рәзиф Садертдинов, Ташкент шәһәрендә “ИЛ-76” самолетларын төзү заводында цех начальнигы булып хезмәт салган Нил Мирзаянов, бик күп еллар “Түбән Кама Нефтехим” берләшмәсендә технолог булып эшләгән Альберт Муллаянов, кайчандыр шушы мәктәптә физкультура дәресләрен укыткан, аннары хәрби хезмәттә подполковник дәрәҗәсенә кадәр күтәрелгән Барый Хаҗипов һәм башкалар укытучы апа-абыйлары биргән аң-белемнең аларга тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итүе турында бәян итте. Шулвакыт телефон шалтырады. Мәскәү шәһәреннән сыйныфташлары Ләбүдә Нәфыйкова-Беридзе икән. Ул укытучыларына һәм сабакташларына сагынычлы кайнар сәламнәрен җиткерде, сәламәтлеге какшау сәбәпле, очрашуга кайта алмавын әйтте, үзләрен кунакка чакырды.
Бәйрәмгә җыелучылар инде якты дөнья белән хушлашкан остазларын, сыйныфташларын бер минут тын калып искә алды. Ахырда укытучыларга, фидакарь, тырыш хезмәтләре өчен, рәхмәт белдереп, чәчәк гөлләмәләре һәм бүләкләр тапшырдылар. Мәктәп бинасы янында истәлеккә фотога төшкәннән соң, бәйрәм кафеда, сый-нигъмәтләрдән сыгылып торган мул табын артында дәвам итте.
Рәфил Саматов.