11 яшьлек Диананың “Голос. Дети” шоу һәм “Поколения М” бию конкурсы җиңүчеләре белән бер сәхнәдә чыгыш ясавы - үзе үк зур батырлык.
“Поколение М” — Русиянең төрле өлкәләрендә яшәүче балалар өчен хәйрия проекты. Анда кечкенә яшьтәге балалардан алып студентларга кадәр катнаша ала. Бу иҗади хәрәкәтнең берничә юнәлеше бар — иҗатта беренче адымнар ясаучылар, иҗат белән ныклап шөгыльләнүчеләр һәм иҗади һөнәр сайлаучылар өчен.
Проекттан кергән акчалар авыру балаларны дәвалау өчен җибәрелә.