Мэриядән хәбәр итүләренчә, “Уфа” халыкара аэропорты аша үтүче пассажирлар саны елына 2, 3 миллион кешедән артып китә. Туристлар агымының төп өлешен эшлекле туризм тәшкил итә. Уфага килүчеләрнең 80-90 проценты - бизнес-туристлар. Әлегә аларның 10-20 проценты гына республика белән танышу максаты белән килә. Уфага быел чит илләрдән барлыгы 70 мең кеше килгән.