Җәмгыять
26 Июля 2017, 21:00

Тау башына салынгандыр безнең авыл...

Биредә эшкә уңган, бай рухлы кешеләр яши.Шифалы сулы чишмәләре, җәйрәп яткан киң басулары, бормаланып аккан Авыргазы елгасы, җирнең яшел калканы булган урманнар, җиләккә, дару үләннәренә бай кылганлы тау битләре, текә ерымнар – болар барысы да туган авылымны уратып алган мохит, Аллаһы Тәгаләнең безгә биргән бәяләп бетергесез бүләге.

Табигатьнең шундый гүзәл почмагында утыргангадыр, бәлки, авылым кешеләре тирән хисле, бай рухлы, киң күңелле. Матурлыгы, зурлыгы, уңдырышлы җирләре, тырыш халкы, байтак күренекле шәхесләре, акыллы аксакаллары белән дә тирә-якта дан тоткан авылларның берсе ул.
Корманай Газиев дигән кеше бу якларга моннан төгәл 260 ел элек килеп утырган. Авылны да аның исеме белән атаганнар. Тәүдә ул Авыргазы елгасының көньягында булган. Ләкин язларын су басу сәбәпле, елганың төньягына, тау итәгенә күченгәннәр. Шуңа да Габдулла Тукайның:
Тау башына салынгандыр
безнең авыл,
Бер чишмә бар, якын безнең
авылга ул.
Авылыбызның ямен, суы
тәмен беләм,
Шуңа күрә сөям җаным-
тәнем белән
”, —
дигән юллары безнең авылга да бик туры килә.
Авылның төньягындагы таулар матурлык чыганагы гына булып тормый, ә алардан алынган таш, акбур, ак балчык, кызыл балчык төзелештә киң кулланыла. Республикабызның табигать һәйкәлләре исемлегенә кертелгән мәгарә дә тау тезмәләренең түбәнге өлешендә, авылның көнчыгышында урнашкан. 1770 елда ук аны академик Иван Лепехин килеп тикшергән. Халыкта бу мәгарәгә бәйле төрле легендалар да сакланган.
Авыл уртасында тирә-якта тиңе булмаган базар гөрләп торган. Монда Үзбәкстаннан кадәр сәүдәгәрләр дөяләргә атланып килә торган булган.
Революция дулкыннары, Гражданнар сугышы, ачлык еллары, хуҗалыкларны күмәкләштерү, Бөек Ватан сугышы— болар барысы да авылымның йөзендә, халык хәтерендә тирән эз калдырган. Ул вакыйгалар шаһитлары хәзер авылда юк та диярлек. Ә үткәннәрне онытырга хакыбыз юк. “Үткәнен оныткан халыкның киләчәге булмый”, — дигән бит бер акыл иясе. Тарихи урыннар, һәйкәлләр дә безне шул хакта искәртә кебек.
Авыл Гражданнар сугышы уты уртасында калган. Корбаннар да күп бул­ган. Алар җирләнгән урынны әле дә “Туганнар каберлеге” дип йөртәбез. Бөек Ватан сугышында яу яланнарында башларын салган авылдашларыбыз истәлегенә җитмешенче еллар башында һәйкәл куелды. Аны ачкан чакта сакта торган бер солдатның күзләреннән туктаусыз яшь акканын өлкәннәр әле дә хәтерли. Совет властен урнаштыруда гомерләрен дә аямаган батырлар хөрмәтенә 2004 елда стела куелды.
Югарыда телгән алынган тарихи вакыйгалар хакында безгә күп белүче укытучыларыбыз Мөдәрис Газиев һәм Варис Фәхретдинов еш сөйли торган иде. Варис Мөдәрис улы мәктәп директоры да булды, аң-белемнәребезне арттыруга, мәгарифне үстерүгә күп көч салды. Аның сөйләгәннәренең асылы өлкәнәя барган аңыбызга ныграк сеңгән кебек. Мөдәрис Харис улы, география укытучысы буларак, безне нинди генә сәяхәтләргә алып чыкмады! Балаларны кызыктырырлык, бик тәмләп сөйли белә иде ул. Оста гармунчы да, хатыны (сигез бала анасы!) Мәрьям Әхмәтгали кызы белән икесе дә моңлы җырчы да иде. Мәрьям апа — минем беренче укытучым да.
Шундый җырлы-моңлы, уңган, иҗади мохиттә тәрбияләнеп үскән Идрис Газиевның соңыннан татар һәм башкорт эстрадасы йолдызы, Уфа сәнгать институты профессоры булып үсүенә гаҗәпләнәсе дә түгел. Даны еракларга таралган җырчы да, укытучы да, галим дә, режиссер да ул авылдашыбыз.
Тел галиме, профессор, лингвист, татар гына түгел, берничә төрки тел грамматикасын төзүгә зур өлеш керткән Гыйбадулла Алпаров алдынгы карашлы, гыйлемле гаиләдә туган. 1918 елда Башкортстан Вакытлы Революцион Советының беренче секретаре Гарифулла Алпаров та, Казан шәһәрен төзүгә зур хезмәт салган архитектор Үзбәк Алпаров та шул гаиләдән. Әйткәндәй, “Тулпар” журналының быелгы 3нче санында Алпаровлар турында Фәрит Фаткуллинның зур мә­каләсе дөнья күрде. Бу гаилә әгъза­ларына кагылышлы материаллар һәм документлар мәктәп музеенда кадерләп саклана.
Үсеп килүче буын әнә шундый шәхесләр үрнәгендә тәрбияләнә, рухи мирас күчә килә. 2009 елның 18 мартында авылда үткәрелгән “Гыйбадулла Алпаров укулары” моның тагын бер ачык мисалы булды. Чара галимнең тууына 120 ел тулу уңаеннан оештырылган иде. Татарстаннан да делегация катнашты анда. “Барлык төрки дөньясына танылган Гыйбадулла Алпаров туып-үскән авылга без, казанлылар, барыбыз да беренче тапкыр аяк бастык, нык дулкынланабыз, — дигән иде Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин. — Безнең институт 1967 елдан икенче бер бөек райондашыгыз Галимҗан Ибраһимов исемен йөртә. Күңелләребез Корманайга һәрчак тартылып торды. Авыл да, аның кешеләре дә җылы тәэссоратлар калдырды”.
Шул да мәгълүм булды: институт директорының бертуган абыйсы, Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин, җәй көне Корманайга килеп, Алпаровларның йорт нигезен барып караган. Шунда туган тәэссоратлардан шигырь дә язган. “Монда бит үзеннән-үзе шигырь туа. Корманайдан талантлар күп чыгуына гаҗәпләнәсе дә түгел икән”, — дигән.
Быел мартта Бәләбәйдә үткән “Илһам чишмәләре” фестивалендә “Шагыйрь һәм заман” номинациясендә бертуган сеңлем Зөлфия Газиева җиңү яулап, Диплом һәм акчалата премия белән бүләкләнде. Ә Чаллы шәһәрендә яшәүче сеңлем Зөлфирә Газиеваның шул көннәрдә шигырьләр җыентыгы нәшер ителде.
Авылыбызның 250 еллыгын үткәрергә әзерләнеп йөргән чакларда Интернет аша Төркиядәге якташыбыз Әхмәт Шаһинны эзләп таптык. Аның белән очрашырга да насыйп булды. “Җан тартмаса, кан тарта”, диләр бит. Аның нәсел тамырлары безнең авылда булып, ерак бабалары Төркиягә моннан 130 еллар элек чыгып киткән. Милләттәшебез белән очрашу 2007 елның декабрендә Корманай урта мәктәбендә укучылар өчен – көндез, өлкәннәр өчен кич оештырылды. Очрашуда “Ватаным Татарстан” гәзитенең баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров та катнашты. Без бер-беребезгә тиз ияләштек, иркен аралаштык. Татарча матур сөйләшүче, татар халык җырларын моңлы башкаручы Әхмәтне инде күптән беләбез кебек тоелды безгә.
Язмамны “Кызыл таң”га адреславымнан файдаланып, шул гәзит редакциясендә 1975 елның гыйнварыннан башлап эшләүче авылдашыбыз Фәрит Фаткуллин турында да бераз язып үтәсем килә. Шул дәвер эчендә гәзит битләрендә, шулай ук кайбер журналларда авылның, районның, республиканың күренекле шәхесләре турында бихисап мәкаләләре дөнья күрде. Һәрберсе фәнни хезмәткә тиң ул язмалар (шул исәптән дүрт китабы да) Корманай урта мәктәбендә, Әпсәләм авыл китапханәсендә кадерле урынга куелган. Алар яшь буынны тәрбияләүдә кулланма әсбап булып тора, төрле мәдәни чаралар үткәргәндә файдаланыла.
Тормыш көйле генә барган, халык имин һәм тыныч яшәгән СССР дигән илнең җимерелү фаҗигасен кичергән авылдашларыбызның күбесе бөгелеп төшмәде, сынмады. Кемдер үз эшен ачты, кемдер яшәү өчен башка чыганаклар эзләде.
Җанның, рухның да үзгәрүе, дөрес кыйбла табуы сорала иде. Тик нәрсәдән башларга? Нәкъ шул чорда, бик тә кирәк вакытта авылдашыбыз Флүрә Абдрахманова пенсиягә чыгып, шактый өлкән яшьтәге әнисен карарга авылга кайтып төште. Ул — югары белемле укытучы, мәктәп директоры, соңрак байтак еллар Уфадагы 21нче дәваханәнең кадрлар бүлеген җи­тәкләгән. Русия Ислам университетын тәмамлаган. Ул тәүге көннәрдән үк авылда мәчет салдыру теләге белән янды. Балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә дини укулар оештырды, безгә яшәү мәгънәбезне, асылыбызны төшенергә ярдәм итте, Уфаның төрле мәчетләренә алып барды. Элек “Кызыл таң”да журналист булган, хәзерге вакытта дин белгече-укытучы Фатыйма апа Фаткуллина да берничә тапкыр кайтып, дәресләр үткәреп китте.
Ниһаять, 2010 елның июнендә өр-яңа мәчет авыл халкы алдында ишекләрен киң ачты. Аны төзүгә иганәчеләр дә, авылдашлар да үз өлешен кертте. Дини бәйрәмнәр һәм йолалар аңарчы авыл клубында үткәрелгән булса, хәзер — мәчеттә. Флүрә апа төрле очрашулар оештыра, дин белгечләрен даими чакыртып тора. Авылдашыбыз Радик хәзрәт Газиев та халык алдында еш чыгыш ясый, Коръән кушканча гамәл кылырга чакыра. Монда бөтен нәрсә үз тәртибе белән бара, шуңа да мәчеткә халык күп йөри.
Авылдагы яшь гаиләләрдә дүртәр-бишәр бала тәрбияләнүе аеруча шатлыклы. Димәк, киләчәгебез өметле дигән сүз.
Мин үзем 30 елдан артык инде күрше Әпсәләм авылында гомер кичерәм. Бу авыл да минем өчен бик якын. Башка җирдә яшәвемне күз алдыма да китерә алмыйм хәзер. Туган авылым Корманайның да барлык эшләре белән хәбәрдар булып торам. Аның 260 еллыгы уңаеннан тәбрик­ләвемне түбәндәге шигъри юлларга салдым:
Җирнең гүзәл почмагыннан
Урынын биргән Ходай.
Утырган Ак тау башында
Туган авылым Корманай.
Тулы сулы, балыкка бай
Күлләре, елгалары.
Ташы да бар, яшеллек тә,
Уңдырышлы кырлары.
Авыл йөзе матурлана,
Торган саен яктыра.
Чөнки яше-карты тырыш,
Омтыла тик яхшыга.
Бик биектә, югарыда
Мәчет ае нур сибә.
Тәкъва булыйк барчабыз да —
Йөрәкләр шулай тибә.
Авылымның халкы уңган,
Яшиләр зур дәрт белән.
Нинди генә чарада да
Алар дус, тату, бердәм.
Киләчәк буыннар шулай
Иминлектә яшәсен.
Чал тарихлы Корманаем,
Япь-яшь килеш яшә син!


Флүзә Клявлина,
пенсиядәге укытучы.
Читайте нас