Дәүләт циркы каршында “калкып чыккан” Леопольд, Бүре һәм Куян сыннары күпләрнең игътибарын үзенә җәлеп итеп тора. Шәһәр хакимиятеннән хәбәр итүләренчә, скульптуралар ясалма таштан эшләнгән, һәркайсының авырлыгы тоннадан ким түгел.
Мультик геройлары матурлыгын тиз генә югалтмаска тиеш, чөнки алар температура үзгәрүенә бирешми торган материалдан ясалган.