Беркөн болар юлымда янә очрады. Уенчыклар янына “нервны тынычландыра, кул моторикасын ныгыта” дигән язу да куйганнар. Чыннан да шулаймы икән?
Ата-аналар һәм укытучылар берләшмәсенең чаң сугуын искә алып, Роспотребнадзор балалар һәм яшүсмерләр сәламәтлеген саклау өлкәсендәге фәнни-тикшеренү оешмалары белән берлектә “модалы” уенчыкның балалар сәламәтлегенә йогынтысын тикшерә башлады.
Санитар табиблар исә мондый уенчыкка ия булырга теләүчеләргә түбәндәгеләрне истә тотарга куша.
Спиннерны кулдан түгел, махсус кибетләрдән сатып алырга кирәк, чөнки төрле юллар аша китерелеп, төрле хак белән сатылучы спиннер тиешле таләпләргә җавап бирмәүче материалдан эшләнгән булырга мөмкин.
Кискен химик исле һәм каты тавышлы да булмаска тиеш ул. Шундый кимчелекләре булган спиннерны сатып алмагыз. Яктырта торган элементлы спиннерлар да була. Вак детальләргә бай уенчык булганлыктан, мәктәпкәчә яшьтәге балалар йотмасын, борынына тыкмасын өчен сак булу таләп ителә.