+31 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
28 Июля 2017, 21:00

Юл йөрү хәвефсез булсын!

Русия Хөкүмәте Премьер-министры Дмитрий Медведев Юл хәрәкәте кагыйдәләренә үзгәрешләр кертүче карарга кул куйды. Документ Русия Хөкүмәте сайтында басылган.

Яңалыкларның берсе — җиде яшьтән кечерәк балаларны машина салонында калдырганда аның белән бергә мотлак балигъ булган кеше дә калырга тиеш. Закон бозылган очракта 500 сум штраф салыначак.
Шулай ук 12 яше тулмаган балаларны мотоциклда артка утыртып йөртү катгый тыела.
Карар ата-аналардан җиде яшькә кадәрге баланы аның авырлыгына һәм буена туры килгән махсус тотып торучы корылмада йөртүне таләп итә.
7 яшьтән 12гә кадәр балалар өчен шундый корылма җиңел машинаның алгы утыргычында, яки машинада хәвефсезлек каешы булмаганда мотлак кирәк. Димәк, арткы утыргычта баланы машинадагы гадәти каеш белән эләктерү дә җитә.
Шуның белән бергә, Дәүләт автоинспекциясе балаларны җиде яше тул­ганнан соң да тотучы корылмаларда йөртергә киңәш итә.
“Балаларны тотучы корылмалар белән куллану­ның нәтиҗәлелеге бихисап тикшеренүләр нәтиҗәсендә расланган, — дип аңлатма бирделәр ведомствода. — Мәсәлән, мондый корылмалар дүрт яшькә кадәрге балаларның җәрәхәт алу хәвефен – 80 процентка, биш яшьтән тугызгача кадәргеләрнең 52 процентка киметергә мөмкинлек бирә”.
Былтыр Русиядә 12 яшькә чаклы балалар катнашлыгында 2 меңнән артык юл-транспорт фаҗи­гасе теркәлгән. Аларда 94 бала һәлак булган. Башкортстанда узган елда 25 мең кагыйдә бозу очрагы тер­кәлгән, дип хәбәр итә республиканың баш автоинспекторы Динар Гыйльметдинов.
Читайте нас