+31 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
31 Июля 2017, 21:00

Гаделлек тантана итте!

Контракт өчен түләү вакытын бозган заказчыга зур күләмдә штраф салынды.Дәүләт заказы системасы кече һәм урта бизнесның эшен дәртләндерү һәм үсешенә ярдәм итү өчен җитди инструмент булып тора. Ләкин тулы күләмдә үтәлгән дәүләт һәм муниципаль контрактлар өчен вакытында акча күчермәү эшкуарлар тарафыннан салымнарны түләмәү, кредитларны капламау, хезмәт хакларын тоткарлау кебек проблемалар тудыра. Ә бу проблемалар малтабарларны административ яисә җинаять җаваплылыгына тарттыруга, бизнесны банкротлык чигенә китереп җиткерергә мөмкин.

Соңгы бер мисалны гына алыйк. Республиканың Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкил исеменә Стәрлетамак шәһәрендә урнашкан җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять җитәкчесеннән шикаять килеп төшә. Анда ул муниципаль заказчының башкарылган эшләр өчен акча түләмәвенә зарлана.
Контракт шартлары буенча, фирма төзелеш объектлары, шул исәптән автомобиль юллары өчен заказчыга 24,99 тонна вак таш китерү бурычын ала. Контракт суммасы 26 миллион сум тәшкил итә.
Эш башкаручы 21,2 миллион сумлык вак таш китергәч, заказчы бюджеттан финанслау тоткарлану­ны сәбәп итеп, бу акчаның бер өлешен генә түли. Шул рәвешле, 16,4 миллион сум бурыч түләнмичә кала.
Бер законсызлык икенчесен тарта дигәндәй, тиешле акчаны ала алмаган заказчы хезмәткәрләренә эш хакы түли һәм бюджетка мәҗбүри түләүләрне кертә алмаган. Бу исә закон тарафыннан катгый җәза бирүне күздә тота. Тиешле сумманы көтеп алалмагач, баш­каручының контрагенты законлы нигездә вак таш китерүне туктаткан һәм килешүдә каралган штраф санк­цияләрен кулланган. Ә заказчы, үз ягыннан бурычлар булуына карамастан, 2 тонна төзелеш материалы алып бетермәү сәбәпле, 57 мең сум күләмендә пеня түләүне таләп итә! Җәмгыять директоры заказчыга килешүнең, китереләсе вак таш күләмен 10 процентка киметеп, шул рәвешле заказ бәясен төшерергә мөмкинлек биргән положениеләре белән фай­да­ланырга тәкъдим иткән, ләкин соңгысы риза булмаган.
Әлеге хәл республика Прокура­турасы һәм Стәрлетамак шәһәре хакимия­те белән берлектә тик­шерел­гән. Бүген эшкуарның за­конлы мәнфәгатьләре тер­гезелгән, заказчы тарафыннан бурычның күпчелек өлеше һәм пеня түләнгән, 755 мең сум түлисе калган.
Малтабар Вәкилгә, бу эштә ярдәм иткәне өчен рәхмәт әйтеп, хат җибәргән. Бөлү алдында булган бизнес сакланып калган.
Кызганычка каршы, респуб­ликаның Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкиле белдерүенчә, дәүләт һәм муниципаль контрактлар өчен түләмәү очраклары еш күзәтелә. Русия Генераль прокурату­расының язын халыкка җиткергән мәгълүматларыннан күренүенчә, респуб­ликада үтәлгән контрактларга түләү буенча гомум бурыч 1 миллиард сумга барып баса, шуларның 90 проценты муниципалитетлар җаваплыгында.
Соңгы ике елда республикадагы Вәкил адресына шушы проблемага кагылышлы 16 шикаять килгән. Заказчылар түләмәгән бурыч 45 меңнән 37 миллион сумга кадәр тәшкил итә. Бизнес-омбудсмен ике ел түләнмәгән бурычларны да түләтүгә ирешкән.
Вәкил бу проблеманы Русия Генераль прокуратурасы каршындагы Малтабарлар хокукларын яклау буенча ведомствоара эшче төркем киңәшмәсендә дә, республика Башлыгы Хакимияте киңәш­мәсендә дә күтәрә. Күптән түгел республика Прокуратурасы заказ­чыларның 793 миллион сум күләмендәге бурыч­ларын каплавы турында бел­дергән.
Читайте нас