Сәяхәткә чыгучылар Дүр-
төйле шәһәре янында Агыйдел елгасы буена җыелды. Теплоход нәкъ биредә якорь ташлаган иде. Агыйдел ярындагы мәһабәт һәйкәлләр дә, күркәм чара уңаеннан җыелган Дүртөйле халкы да Изге Болгарга кузгалучыларны ихлас сәламләде. Дүртөйле районы үзешчән артистлары бай концерт программасы белән чыгыш ясады. Ара-тирә яңгыр сибәләп алуга карамастан, һәркемнең кәефе яхшы, йөзләр елмаюдан балкый иде.
— Болгарга сәяхәттә мин 1992 елдан бирле катнашам, — диде Башкортстан дәүләт университеты доценты Рәүф Идрисов. — Әлеге сәяхәтне бөтен дөнья буйлап сибелгән милләттәшләребезне берләштерүче, тарихи Ватанына, ата-баба рухына баш ияргә мөмкинлек бирүче, күңелләрне сафландыручы чара дип атар идем. Проектның программасы искиткеч бай һәм ел саен яңа, анда катнашкан һәркем онытылмас якты тәэссоратлар алып кайта, күпләр сәяхәткә баруны хәтта гаилә йоласына әйләндерә.
Теплоходта көн буена “Рамазан” күчмә радиосы эшли, аның тапшыруларының алыштыргысыз алып баручысы Рәүф Идрисов сәяхәтчеләр хозурына Фәридә Кудашева, Туфан Миңнуллин, Наҗар Нәҗми кебек татар-башкорт дөньясының күренекле шәхесләре белән кайчандыр үзе оештырган әңгәмәләрне дә тәкъдим итә, радиодан чын сәнгать үрнәкләре булган җыр-моңнар, дәртле бию көйләре дә агыла.
Дүртөйле шәһәрендә яшәп иҗат итүче шагыйрә, Язучылар берлеге әгъзасы Светлана Васикова сәяхәткә ике тапкыр барса, Башкортстанның атказанган нефтьчесе, шагыйрь Фәнис Рәхмәтуллин гаиләсе белән ел саен Болгарга юл тота.
— Роберт Миңнуллин, Туфан Миңнуллин, Фәридә Кудашева, Нәзифә Кадыйрова кебек әдәбият, сәнгать йолдызлары белән якыннан аралашу бәхетенә ия булдык, — диде әңгәмәдәшләрем. — Зыялы шәхесләр белән аралашу үзе җанга азык бит ул. Төрле иҗади бәйгеләрдә катнашу да бик мавыктыргыч булды, кыскасы, кинәнеп ял иттек.
Ә менә “Ак калфак” татар хатын-кызларының Башкортстандагы оешмасы җитәкчесе Люция Вафина бу сәяхәткә тугызынчы тапкыр чыга икән.
— Быел Болгарга оешмабызның Бәләбәй шәһәрендә урнашкан бүлекчәсеннән 15 кеше сәфәр кыла, Нефтекама милли-мәдәни үзәгеннән дә килүчеләр бихисап, — диде ул.
Болгарга сәяхәтне оештыручы Марат Шәрипов безне чит илләрдән, кыйтгалардан килгән кунаклар белән таныштырды. Үзе ерак Австралиядә гомер кичерсә дә, нәсел тамырларын, татар телен онытмаган Рөстәм Садрый Көньяк Австралия татарлары ассоциациясе президенты. Ул билгеле меценат. Җиде телдә иркен аралашучы Рөстәм әфәнденең өч гыйльми дәрәҗәсе бар, ул лингвистика, тарих һәм сәүдә өлкәсендәге эшләре белән дан казанган шәхес. Рөстәм Садрыйның ата-бабалары Русиядән Кытайга күчеп киткән кешеләр, ул Кытайда туып-үсә, 1975 елда әти-әнисе белән Австралиягә күчә. 71 яшьтә булуына карамастан, Рөстәм Сәгыйть улы бүген дә актив тормыш белән яши.
— Бүгенге көндә төп кәсебем — төзелеш, — ди ул.
Биредә шуны да әйтик: Рөстәм әфәнде Австралиядә яшәүче милләттәшләребез өчен бик күп изгелекләр кылучы юмарт кеше. Ул үз акчасына Аделаида шәһәрендә әнисе хөрмәтенә “Ләлә Садрый” дип аталган татар милли-мәдәни үзәген төзи. Мәчете дә булган әлеге бина төзелешенә
1 миллион доллар акчасын сала.
— Балаларым да татар телендә сөйләшә, — ди ул горурлык хисе белән. — Агач кына түгел, адәм баласы да тамырлары белән көчле, туган телен, мәдәниятен, халкының тарихын онытмаган кешегә бу дөньяда үз урынын табарга җиңелрәк дип уйлыйм. Шәхси тормышыма килгәндә, дүрт кызым бар, аларның зурысына 23 яшь булса, кечесенә биш яшь, быел ул мәктәпкә бара. (Австралиядә мәктәптә биш яшьтән укый башлыйлар).
Шагыйрә, рәссам, эшкуар Сафия Вәлиева Австралиядә 37 ел яши. Ул да Кытайда туып-үскән.
— Әтием һәм әнием яклап ике бабам да Татарстанның Кукмара районыннан, — ди ул. — Язмыш кайда гына йөртсә дә, туган телебезне күз карасы кебек сакладык. Башкортстанга бу дүртенче мәртәбә килүем.
Сафия ханым әйтүенчә, бүгенге көндә Австралиядә 500ләп татар яши, биредә татар мәктәпләре эшли. Аларда Сафия ханымның сеңелләре Мөшәрәф Вәлиева һәм Гайшә Маски укытучы булып хезмәт сала, балалар күңелендә туган телебезгә, мәдәниятебезгә карата сөю тәрбияли. Әйткәндәй, бу эшне алар җәмәгать башлангычында, ягъни бернинди түләүсез башкара икән. Сафия ханым үзе дә гомер буе эшкуарлык белән генә түгел, мөгаллимәлек белән дә шөгыльләнгән. Аның берничә шигырь китабы дөнья күргән, ә күптән түгел ул “Әни” дип аталган татар телендәге автобиографик повестен тәмамлаган.
— Әле Австралиядә кыш хакимлек итә, җылылык 4-11 градус, ә җәен анда 30-48 градус эсселек, — дип бәян итте мөлаем йөзле ханым. — Тарихи Ватанымда туганнарым калмады инде, тик бихисап дусларым яши, бирегә мине аларның күңел җылылыгы, ихласлыгы тарта. Тиздән Казанда шәхси күргәзмәмне ачачакмын.
Финляндия татарлары, ирле-хатынлы Кәримә һәм Эрдал Бәдретдиннәр сәяхәт хакында гаилә дусларыннан ишеткән, аннан Интернет челтәре аша “Рамазан” үзәге белән бәйләнешкә чыккан.
— Әниемнең әтисе Шәмсулла мулла Туймазы районыннан булган, — ди Кәримә ханым. — Түбән Новгород тарафларында да туганнарыбыз яши.
Чит кыйтгаларда гомер кичерсәләр дә, туган телебез, йолаларыбызны, халкыбызның данлы да, шанлы да үткәнен белеп, мәдәниятебезне хөрмәт итеп, аны үстерүгә зур көч һәм хәләл акчасын салучы милләттәшләребезгә карап, соклану һәм горурлану кичерүчеләр аз булмагандыр бу очрашуда.
...“Борис Полевой” теплоходына утырып, сәфәргә кузгалганчы, сәяхәтчеләр гүзәл Агыйдел ярында, үзешчән артистларга кушылып, рәхәтләнеп биеде, җырлады, Дүртөйле җирендә әзерләнгән кымызны да, казылыкны да тәмләп карады, юмартлыгы, кунакчыллыгы өчен кабул итүче якка ихлас рәхмәтен белдерде.