1986 елларда наркотикны чегәннәр сата башлады. Берничә елдан алар әфьюнга күчте. Милиционерлар аларны хөрмәт итте һәм хәтта бераз шөрләде дә. Чегәннәр наркотик саткан акчага зур йортлар салып керде, аларга башкалары кушылды.Туксанынчы елларда инде бөтен чегән ихаталарында әфьюн сатыла иде. Милиция белән килешеп эш итәләр, диделәр.
Болар барысы да әк-ренләп һәлакәткә китереп җиткерде. Ләкин ул вакытта беркем берни аңламый иде әле.
Туксанынчы елларда минем дусларымның балалары үлә башлады. 15-16 яшьлек үсмерләр. Ата-аналар барысын да яшерде. “Төшендә үлгән” яисә “йөрәге туктаган” диделәр. Дөресен әйтергә курыктылар һәм гарьләнделәр. Ләкин халык барысын да аңлый иде, чөнки ул вакытта бик күпләрнең баласы наркоманга әйләнде. Баераклар балаларын дәвалау өчен хәтта Испаниягә, Гарәп Әмирлекләренә озатты, табиб Назаралиевка алып барды, бик күп акча түктеләр, ләкин бернәрсә дә ярдәм итмәде. Акчасызлар чарасызлыктан эченә йомылды. Ярдәм беркайдан да килмәде.
Бер мисал. “Чегән ихаталары” дип шартлы рәвештә аталган урамнарда безнең кебек гади кешеләр дә яши иде. 1997 елның җәй башында шуларның берсендә чегән малае пәйда була. Каникуллар башланган чор. Унике малай ишек алдындагы эскәмиядә гәп сата, эш юк, күңелсез. Чегән малае боларга тәмәке тәкъдим итә. Икенче көнне дә шул ук хәл кабатлана. Өченче көнне чегән күңелсез генә: “Акчасыз бирми хәшәрәт”, дип килә. Кинәт кенә күңелләрен ачып җибәрә торган бу тәмәке төтененә күнегә башлаган малайлар кесәләрен актарып, әти-әниләреннән ялынып акча юнәтеп бирә. Чегән тагын алып килә, атна буе шулай дәвам итә.
Аннары ул кинәт юкка чыга. Тагын дөнья боегып кала. Күңелгә нидер җитми. Бер атнадан пәйда була һәм: “Миндә теге нәрсәдән 100 тапкыр текәрәк әйбер бар”, дип мактана. Ак порошокны берәм-берәм барысы да иснәп карый. Кемнеңдер кәефе күтәрелеп китә, кемдер укшый башлый.
Сценарий шул ук. Икенче көнне дә порошок килә. Беренче тапкырыннан кәефләнүчеләр тагын аңа сузыла. Косканнарының, ни өчен болай булганын аңлар өчен, тагын татып карыйсы килә.
Бер көннән чегән порошокны сатып бирә башлый. Тагын акча җыела. Берсенең акчасы булмагач, изге күңелле чегән плеерын ала. Бераздан янә юкка чыга.
Тормыш сүнә. Бөтен ишек алды бу шаян порошокны каян алырга дип баш вата. Берсе чегәнне эзләп таба, тагын акча җыела... Һәм шулай көн саен. Кич булдымы, порошок иснәү. Ниһаять, кадауга барып җитә, чөнки ул арзангарак төшә. Үлемгә юл шуннан башлана.
Җәй үтеп китә. Әйләнеп карарга да өлгермиләр — ярты ихата наркоман. Беркем берни аңламый да кала. Ата-аналарыннан урлап, фатирдагы әйберләр сатыла башлый. Күршеләрнекен дә чәлдерәләр, машиналарны ватып керәләр. Еракка китмиләр, ихата эчендә генә. Көзен мәктәпкә, училищега, техникумга үзләре белән һөнәрләрен дә алалар. Чегән исә икенче ихаталарны эзләп китә.
Республика шәһәрләренең берсендә булган бу хәл аларның күпчелегенә хас күренеш. Әйе, чегәннәр гаепле, ләкин нигездә үз балаларыбыз өчен үзебез җаваплы түгелмени? Җәй буе ни белән шөгыльләнүен дә белмичә, күзәтмичә, контрольдә тотмыйча, үзебез юкка чыгармадыкмыни аларны?
Ул еллар артта калды, бүген балалар икенче, наркотиклар модада түгел дип үзебезне тынычландырган булабыз да ул, ләкин статистика нәкъ киресен сөйли. Ул еллардагы чегән малайлары бүген дә барлар. Алар бер кая да китмәде. Шуңа күрә көн дә кичен эштән кайткач булса да балагызның күзләренә карарга тырышыгыз. Аларда барысы да язылган!