Ял көннәрендә спиртлы эчемлекләрне сатуны тыю турында башлангыч белән министрлыкның Дәүләт профилактика медицинасының фәнни-тикшеренү үзәге чыккан. Аның белгечләре эшләгән Стратегия проектында илдә бүген алкоголизмны кисәтү һәм күләмнәрен киметү буенча күрелгән чаралар җитәрлек булмавы турында әйтелә. Атап әйткәндә, “ял көннәрендә алкоголь сатуны чикләүләр юк” диелә документта, ә аннан башка адымнар нәтиҗә бирми.
Бүген илдә 23.00-8.00 сәгатьләрдә спиртлы эчемлек сату тыелган. Шулай ук төбәкләргә алкогольне сату урынын һәм вакытын чикләү вәкаләте бирелгән. Ләкин бу хокуктан барысы да файдаланмый. Еш кына урындагы властьлар спиртлы эчемлекләрне сатуны бәйрәмнәрдә тыя, анысы да күмәк күңел ачулар яисә демонстрацияләр көтелгәндә генә.
Бу җәһәттән иң катгый карар кабул итүчеләр Чечен Республикасы — анда алкогольне 8.00дән 10.00гә кадәр генә сатып алып була һәм Чукотка — анда атнасына бер, ике, өч тапкыр гына аракы сатылган авыллар бар, ә Анадырь районының Краснено авылында ул бөтенләй сатылмый. Күп эчүчеләр ненец автономияле округында, Бурятиядә, Комида, Магадан өлкәсендә теркәлгән. Ислам дине киң таралган республикаларда яисә халкы чагыштырмача имин социаль-икътисади шартларда яшәүче төбәкләрдә алкоголь аз кулланыла.
Үзенең тәкъдимнәрен Сәламәтлек саклау министрлыгы башка ведомстволар белән килештерергә тиеш. Алар әлегә бернинди фикер дә әйтми. Ләкин, әйтик, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында элегрәк кире фикер белдерәләр иде — имеш тә, спиртлы эчемлекләрне сатып ала алмау милләт сәламәтлегенә куркыныч яный. Чөнки халыкны төрле суррогат кулланырга этәрә. Шул нигездә ведомство ярты литр аракы бәясен 100-130 сумга төшерергә һәм спиртлы эчемлек саткан нокталар исемлеген киңәйтергә тәкъдим итте. Бу идея хуплау тапмады.
“Роспотребнадзор”ның соңгы мәгълүматларына ярашлы, 2009 елдан Русиядә җан башына алкоголь куллану кими. Димәк, ял көннәрендә алкоголь сатуны тулысынча тыюга нигез юк кебек. Гомумән, Сәламәтлек саклау министрлыгының бу башлангычын күпләр гаҗәпсенеп каршы алды. Атап әйткәндә, сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары бу тәкъдим тормышка аша калса, ял көннәрендә халык завод җитештергән аракы урынына суррогат һәм көмешкә ала башлаячак, дигән фикер белдерде. Ваклап сату компанияләре ассоциациясендә дә шундый фикердәләр. Оешма директоры Владимир Ионкин бу башлангычны “СССРга кайту” һәм идән астыннан аракы сатучылар өчен бик кулай тәкъдим, дип атаган.
Шунысы бәхәссез, алкоголь продукциясен сатуга карата кулланылган теләсә нинди чикләүләр, һичшиксез, ялган аракы сату базары үсүенә китерәчәк. Кыскасы, закон белән ял көннәрендә алкоголь сатуны тыю мөмкинлеге бик аз. Беренчедән, гражданнарга алкогольне ял көннәре алдыннан сатып алырга бер нәрсә дә комачауламаячак. Икенчедән, бу сәламәтлек һәм гомер өчен хәвефле төрле суррогатлар сатуны арттырачак. Шунысын да онытмаска кирәк, алкоголь базары — ил бюджетына иң күп акча кертүче тармак. Былтыр ул казнага 148 миллиард сум акча китергән.
Сәламәтлек саклау министрлыгының бу башлангычы да өметсез, дигән фикердә Федераль һәм төбәк алкоголь базарларын тикшерү үзәге башлыгы Вадим Дробиз.
— Бу башлангыч Дәүләт думасында яисә Федерация Советында үтмәячәк. Ул барыннан да элек ведомствоның эшен күрсәтүгә генә юнәлтелгән, — ди ул.
Әгәр дә Стратегиягә ял көннәрендә спиртлы эчемлекләр сатуны тыю тәкъдиме кертелә калса, закон проекты статусында түгел, ә теләк формасында гына булырга тиеш.
Әлеге тыюдан тыш Стратегия проектының соңгы редакциясенә этикеткаларга алкогольнең рөхсәт ителгән тәүлеклек дозасы турында язуны, фастфуд, чипсылар, колбаса һәм баллы газлы суларны рекламалауны, шулай ук җәмәгать урыннарында электрон тәмәке тартуны тыюны кертү тәкъдиме урын алган.