Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 август 2017, 02:00

Укытучының бәхетле көне

Уфа “Нур” татар дәүләт театрында бер мәктәпне төрле елларда тәмамлаучылар җыелды.— Минем укучыларым барысы да шундый талантлылар! Шундый яхшылар! Балакайларым, чәчкә гөлләмәләре сатып алганнар бит әле, акчаларын әрәм итеп... — Шулай дия-дия, озак еллар укытучы булып эшләгән, бүген инде үзе дә, укучыларының күбесе дә хаклы ялда бул­ган Фәридә Латыйпова күптән түгел узган очрашудан фотолар күрсәтә.

“Балакайлар” чынлап та зур уңышларга ирешкән икән. Таһир Әхмәдиев, Ринат Гадиев, Миңнетдин Шәфыйков — Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткә­р­ләре. Нурия Бакирова, Мәрьям Гыйльманова, Фәнис Ибра­һимов, Рамил Арсланов — РСФСРның, Фәнирә Ишниязова — Русиянең, Хәлимә Ибраһимова — Үзбәкстанның халык мәгарифе отличниклары. Ягъфәр Хисмәтуллин — медальләр һәм Русия Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы иясе. Инвер Рысаев — полковник. Илдус Арсланов — предприятие директоры. Рәфкать Мостафин — Башкортстанның атказанган табибы. Вәсимә Фаткуллина — Башкортстанның сәла­мәтлек саклау отличнигы. Әлфия Сәлимова, Миңнегөл Рысаева — химия укытучылары.
Бу исемлекне тагы да озак дәвам итеп була әле...
Төрле елларда мәктәпне тәмамлаган бу шәхесләрне нәрсә берләштерә соң? Укытучы. Дөресрәге, яраткан укытучы. Шунысы кызыклы, Фәридә Фәйзрахман кызы заманында аларга сыйныф җитәкчесе булмаган, ә химия дәресе укыткан. Әмма укучыларының күбесе тормыштагы уңышларын аның исеме белән бәйли. Шуңа күрә дә, “Фәридә апа”лары аларны — Стәрлебаш районының Тәтер-Арслан мәктәбен 1961-73 елларда тәмамлаучыларны, табын корып, Уфа “Нур” татар дәүләт театрына очрашуга чакыргач, зур эшләрен читкә куеп, килеп тә җиткәннәр.
Укучылар очрашуы — сирәк күренеш түгел. Тик монысы башкалардан аерылып тора, аны Фәридә Фәйзрахман кызы 2013 елдан бирле хыялында йөртеп, әзерләнә башлаган. Сценарийлар язган, укучылар турында мәгълүмат, аларның фотоларын җыйган. Ниһаять, хыял тормышка ашкан. Улы Марсель Рысаев белән килене Эльвира, оныклары Әлия белән Искәндәр һәм “Нур” театры актеры Мәхмүт Фатыйхов ярдәме белән очрашу бәйрәмгә әверелгән.
— Бик сагындым, күрәсем килде, яшь бара бит — сиксәнем тулды, — ди укытучы. — Аннары, кош балаларыдай читләргә таралган укучыларны күрештереп, сөйләштерергә, серләштерергә уйладым.
Мин мәктәптә укыткан дәвердә меңнән артык укучыга өлгергәнлек аттестаты тапшырылган. Профессорлар, фән кандидатлары, җитәкчеләр, директорлар — Стәрлебашның гына түгел, илнең горурлыгы булып китте укучыларыбыз.
1963 елда 9нчы сыйныфта укыган Таһир Хөснулла улы химия укытучысының беренче дәрескә керүен әле дә яхшы хәтерли:
— Матур киенгән, чәчләрен килешле итеп җыйган яшь кенә укытучы керде дә урысча сөйли башлады. Без тыңлап утырабыз, аңламаучылар бар. Чөнки урыс теле һәм әдә­биятыннан башка барлык фәннәр дә авылда татарча укытыла иде. Бездән бары тик берничә яшькә өлкәнрәк булуына карамастан, Фәридә Фәйзрахман кызы шундук коллектив игътибарын яулады, тәртип булдырды, соравыбыз буенча, тиз генә татарча сөйләшүгә күчте.
Фәридә Латыйпова тумышы белән Федоровка районы­ның Коралачык авылыннан. Башкортстан дәүләт университетында укуын тәмамлап, әлбәттә, туган ягына укытырга кайтыр иде ул, мөмкин булса. Әмма анда эш булмый, һәм Хөсәен белән Равил Локмановлар димләп, аны районның иң көчле мәк­тәпләренең берсенә — Тәтер-Арсланга укытырга чакыралар. Яшь укытучыны мәктәп коллективы бик яхшы каршы ала.
Мәктәп тарихы 1840 елга ук барып тоташа. Яңалыкка, фәнгә омтылыш шулай гасырлар буе тәрбияләнгән биредә. Элегрәк урта мәктәпләрнең 1нче һәм 2нчесе әлеге район үзәге Стәрлебашта булса, 3нчесе Тәтер-Арсланда урнашкан. Читтән дә — Федоровка, Миякә районнарыннан, Ырынбурдан, якын-тирә авыллардан килеп укыганнар.
— Башлангыч мәктәп укучылары бик көчле булды, — ди Фәридә апа. — Майтап Байморатова, Гомәр Байморатов, Мәүсилә Рысаева кебек укытучылар бик төпле башлангыч белем бирделәр.
Моңа чаклы химия укытылмагач, җиһазлар да булмый. Фәридә Латыйпова аларны республика буйлап җыя, тәҗрибәләр үткәрү өчен барлык кирәк-яракны таба. Химия түгәрәге оештырыла. Укучылар фәнне ярата, олимпиадаларда һәрчак химия буенча 1-2нче урыннар яулана. Тырыш, авырлыклардан курыкмаска өйрәнгән укытучы тәрбия­ләнүчеләрен дә шуңа өйрәтә.
Тормыш Фәридә Фәйзрах­ман кызын иркәләми. Ачлы-туклы 1947 елда гаиләсе Карагандага чыгып китә. Әтисе белән әнисе шахтада эшли башлый. Чит якта дүртенче бала туа, тик бәхет урынына кайгы килә — Фәйзрахман абый фаҗигале рәвештә үлә. 14 яшьлек Фәридә шул елдан әнисенең төп ярдәмчесе булып кала. Туган якка кайтып, иске йорт сатып алып, шуны төзәткәләп керәләр. Күченеп йөреп сыйныфташларыннан артта калса да, Фәридә, яшьтәшләрен куып җитү генә түгел, укуын яхшы билгеләргә генә тәмамлый. БДУга табигать белеме факультетына укырга керә. Бер елдан факультет икегә — химия белән биологиягә аерыла. Кыз күңе­лен яулап өлгергән химияне сайлый һәм ялгышмый. Укуын кызыл дипломга тәмамлый.
— Элек мәктәптә укыту бик көчле, төпле иде, — ди Фәридә апа. — Ничәмә еллар буена физиканы Александр Перышкин дәреслеге буенча укыдылар. Алгебра белән химия, башка фәннәрдән дә авторлар еллар буе үзгәрми иде. Шолохов, Фадеевларны елый-елый укый идек. Павел Корчагин, Ульяна Громова, Олег Кошевойларны әле булса бөтенебез белә. Безнең мәк­тәп­ләрдә укыту тәҗрибәсен төшенергә хәтта чит ил галим­нәре килә иде. Бүген бер дә эшкә ярамаган дәреслекләр бар. Хәер, дәреслекләр дә, укытучылар да үзгәрде хәзер...
Фәридә Латыйпова укытучы эшен иң авыр һөнәрләр исәбенә кертә.
— Бәлки, шуңа да, өч ба­ламның берсе дә укытучы һөнәрен сайламаган, — ди ул. — Аның каравы, укучыларым химияне үзем яраткан кебек яратты. Күп еллар элек мөстәкыйль эш эшләргә кушып, бу бала киләчәктә кем булыр икән, ә монысы кем булыр икән, дип уйлап утырырга ярата идем. Әле күрәм — тормышта барысы үз урыннарын тапты. Лаеклы шәхесләр булып киттеләр. Укытучыга шуннан да зуррак бүләк, шатлык юк!
Менә шундый сирәк, истәлекле очрашу узды театрда. Кичәдә Тәтер-Арслан мәктәбе һәм аның укучылары турында бай мәгълүмат туп­ланды һәм бүген авылда музей директоры булып эшләүче Рамил Арслановка тапшырылды. Чараның җылылыгы белән тәэсирләнгән элекке укучылар мондый очрашуларның ки­ләчәктә республиканың башка мәктәпләрендә дә традициягә әверелеп китүенә ышаныч белдерде.
Читайте нас