Мөрәҗәгатьләрнең күпчелеге һәрвакыттагыча торак шартларын яхшырту, торак белән тәэмин итү, авария хәлендәге һәм иске торактан күчерү проблемаларына кагыла. Тагын да халыкны гражданнарның төзелештә өлешләтә катнашу өлкәсенә дәүләт контролен көчәйтү, авыл урамнарын ремонтлау һәм асфальтлау, кышын аларны кардан чистарту, шәһәр һәм авылларны төзекләндерү, балалар мәйданчыгы төзү, тирә-як мохитне саклау, күпфатирлы йортларга капиталь ремонт үткәрү, идарә итү компанияләренең начар эшләве һәм башка мәсьәләләр борчый.
Саннар теленә күчсәк, мөрәҗәгатьләрнең 42 проценты торак-коммуналь хуҗалыгы, 25,8 проценты — икътисад, 16,5 проценты — социаль өлкә, 14 проценты җәмгыять һәм сәясәт проблемаларына кагылган. Алар тиешле тәртиптә каралган. Бер өлеше уңай хәл ителгән, калганнары буенча квалификацияле җаваплар бирелгән.
Мөрәҗәгатьләр саны арту аларны ерактан җибәрү һәм власть органнары белән үзара бәйләнешкә керү мөмкинлеге биргән IT-технология үсеше белән дә аңлатыла. Аларның күпчелеге Уфадан (3016 мөрәҗәгать), Стәрлетамактан (524), Октябрьскийдан (342), Нефтекамадан (195), Салаваттан (163), шулай ук Уфа, Мәләвез, Туймазы һәм Благовещен районнарыннан килгән.
Гражданнарның телдән һәм язма мөрәҗәгатьләре белән эшне тиешенчә оештыру максатында республика Хөкүмәте карары белән Хөкүмәт Премьер-министры, аның урынбасарлары һәм дәүләт органнары җитәкчеләре тарафыннан гражданнарны күчмә кабул итү графигы төзелгән. Кабул итүләрне үткәрү көне турында алдан киңкүләм мәгълүмат чараларында хәбәр ителә.
Хөкүмәтнең рәсми порталында гражданнарны күчмә кабул итү графигы, гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләргә анализ, бәйләнеш өчен реквизитлар урнаштырылган.
Хөкүмәт Премьер-министры һәм аның урынбасарлары Уфа шәһәре, Тукай урамы, 46 адресы буенча урнашкан Республика йортында кабул итә. Ярты ел эчендә үткән 11 чарада 74 кеше тыңланган. 16 күчмә кабул итү урынына 159 кеше килгән. Республика дәүләт органнары җитәкчеләре 111 очрашуда 647 кешене кабул иткән.