Янгын дүшәмбегә каршы төн уртасында чыккан. Йортта, хуҗалардан башка, кунаклар да булган. Янгын сүндерүчеләр ут белән дүрт сәгатьтән артык көрәшә. Әле фаҗига урынында Тикшерү комитеты хезмәткәрләре эшли.
– Әлеге вакытта фаҗига килеп чыгуның сәбәпләре ачыклана, – ди Башкортстан буенча Тикшерү комитеты җитәкчесе урынбасары Светлана Абрамова. – Уттан коткарып калганнар арасында йорт хуҗабикәсе дә бар. Янгынның электр үткәргечтән чыккан булуы ихтимал. Һәлак булучыларга карата суд-медицина экспертизасы тикшеренүләре башланды. Русия Җинаять кодексындагы “Саксызлык аркасында ике һәм аннан да күбрәк кешегә үлем китерү” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды.
Кичә фаҗига урынында Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов булды һәм анда эшләүче хокук саклау органнары, Гадәттән тыш хәлләр гражданнар оборонасы органнары хезмәткәрләре белән очрашып сөйләште. Республика җитәкчесе һәлак булучыларның туганнарының авыр кайгысын уртаклашты һәм аларга тиешле ярдәм күрсәтеләчәге турында белдерде.
Рөстәм Хәмитов, шулай ук, балалар үскән барлык йортларда да янгынга каршы кисәтү җиһазлары урнаштырырга боерык бирде. Элек мондый корылмалар белән авыр тормыш хәлендәге гаиләләр генә тәэмин ителә иде.
Янгын хәвефсезлеге мәсьәләсе үзенең кискенлеген югалтмый. Башкортстанда ел башыннан 135 кеше утта һәлак булган, 175е тән җәрәхәтләре алган.
Утта һәлак булучылар арасында балалар да булу аеруча аянычлы. Быел республикада шундый бер очрак булган иде инде, монысында берьюлы биш сабыйның гомере өзелгән...
Һәлак булучыларның якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз.
Бөре районындагы янгында һәлак булганнарның туганнарына һәм якыннарына ярдәм күрсәтү максатында “кайнар элемтә” булдырылды. Ул +7 (347) 244-15-75 номеры буенча тәүлек әйләнәсенә эшли.