-2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 август 2017, 02:00

Бәләкәй булса да Бигәнәй...

Борай районы­ның Бигәнәй авылы илгә Советлар Союзы Герое, подполковник Сәхип Майскийны биргән. Ил тарихында бик яшьли эз калдырган батыр улы туган, үскән һәм аны зур тормышка озатып калган, бүген­ аның исемен йөртүче урамда шушы көннәрдә бәйрәм үткәрелде. Аны авылның мулласы да, эшкуары да, соңгы вакытта клуб мөдире дә һәм, гомумән, шушы туган Бигәнәе яшәсен, матурлансын дип бар булмышын биреп яшәүче чын мәгънәсендә туган җиренең патриоты Кадыйр Халиков оештырды. Бәйрәмгә ка­дәр йорт аллары җыештырыл­ды, коймалар, капкалар яңартыл­ды, Майский урамы янә төзекләндерелде.

— Авылны олы тормыш белән бәйләп торучы шушы урамнан күпме кеше чыгып киткән, ничә буын килен төшкән, кунак килгән. Без бәләкәй чакта аның нәкъ башында басу капкасы бар иде. Без, малай-шалай, аны ачып, киткән кешеләрне озатып калабыз. Кем тиен акчасын, кем берәр кәнфит биреп китә, ә кайберләре, кайткач бирермен, дип алдап куя. Әлбәттә, без аның алдаганын аңла­мыйбыз һәм кичен әниләр эзләп чыкканчы шул кешене көтеп торабыз, – дип сүз башлады Кадыйр Нәгыйм улы.
Әйе, балалыклары белән авылдашларын ерак юлга озатканнарын да сизми калган бу малайлар инде үсеп буй җиткергән, шул юлдан китеп, башкача кайта алмаган авылдашлары да барлыгын беләләр, әмма күңел һаман “күчтәнәчемне кайткач бирермен” дип киткәннәрне көтеп яшидер. Югыйсә, күршеләрне, авылдашларны, ераклардан ялга, кунакка кайткан туганнарны янә бер тапкыр очраштырыр, күрештерер, берләштерер өчен шушындый күркәм “Урам бәйрәме” оештырмаслар иде.
Узган елда шушы Майский урамында хәзерге вакытта район Советы депутаты Марат Ахунов җитәк­челегенә яшьгвардиячеләр кое казып биргән иде. Ул коены урындагы Каенлык авыл биләмәсе башлыгы Марат Фазлыев түбәләп тә куйдырды. Бер ел дәвамында халыкка игелекле хезмәт иткән коены шушы бәйрәмдә бигәнәйлеләр “Бәхет коесы” дип атады.
– “Бәхет коесы” булсын ул, – диде Кадыйр Халиков. – Киленнәр су юлына килсен, яңа гаиләләренә шушы коеның тәмле суы белән чәй кайнатсын, аннан сабыйларын шушы кое суы белән коендырып үстерсен, юлау­чылар сусауларын бассын. Кеше­ләргә чын-чынлап бәхет өләшсен безнең коебыз.
Аның шушы сүзләрен күрше-күлән дә күтәреп алды, коеның киләчәктә дә кешеләргә изгелек өләшәсенә ишарәләп, коелы иткән кешеләргә рәхмәтләрен белдереп, изгелекләр һәм игелекләр теләп, дога укылды.
Урамда әзерләнгән табын авылдашларны җыйды. Өстәл өстендә җырлап утырган күмер самавырлары да, уңган хуҗабикәләр кулы белән пешерелгән тәбикмәкләр, бәлешләр дә, балалар яратып ашаган карабодай боткасы да, капкаларга эленгән сөлгеләр, яулыклар, паласлар да кояшлы көнгә тагын бер нур өстәде. Бергәләшеп, сайрашып чәй эчкәндә авылдашлар тарихны барлады, киләчәккә планнар корды, бәйрәмне үткәрешергә ярдәмләшкәннәргә рәхмәтләр әйтелде. Шулай ук урамның иң өлкән кешеләре – 87 яшен тутырган, өч ир туганын сугыш яланында югалткан, дүртенчесен үле хәбәре килгәннән соң исән-имин каршылау бәхетенә ирешкән, барлык гомерен туган авылында үткәргән Фәһимә әби Нәсхетдинова, 80 яшьлек Әһлия һәм Зөфәр Галимовлар мактап телгә алынды, аларга бүләкләр бирелде. Әһлия әби дә: “Әткәемне сугышка киткән чагында озатып калганымны гына хәтерлим, аннан соң ата назы күрергә насыйп булмады”, – дип, балачагын күз яшьләре белән исенә төшерде, бүген күрсәтелгән ихтирам-хөрмәт өчен рәхмәт әйтте. Ә иптәше Зөфәр бабай исә әткәсенең дүрт сугышта катнашып, дүртесеннән дә исән кайтуын, 90 яшен тутырып вафат булуын әйтте, әтиле булып үсүенә гомер буена бәхетле яшәвен кабатлады.
Тормыш дәвамы булган балалар да чарадан читтә калмады. Биредәге башлангыч мәктәптә укыганнарына ияреп, бәләкәйрәкләре дә җырлады, биеде, матур-матур шигырьләр сөйләп, әти-әниләренең, апа-абыйларының, әби-бабайларының алкышларына күмелде.
Ходайга шөкер, Бигәнәй бәләкәй генә булса да, авылда әлегә башлангыч мәктәп эшли, яңа уку елына анда 9 укучы барачак. Шулай ук, шушы Майский урамында клуб, кибет бар. Ә якын киләчәктә Герой Сәхип Майскийның туган нигезе янында Геройның үзенә, Бөек Ватан сугышында катнашкан 120 авылдашка, канлы Әфган сугышында катнашкан 3 яугиргә багышланган зур обелиск төзеләчәк. Моның өчен бүген авылда яшәүчеләр, тумышлары белән Бигәнәйдән булып, читтә гомер итүчеләр, язмышлары шушы авыл белән бәйле булганнар, берникадәр күләмдә акча җыеп, урындагы башлангычларны яклау программасында катнашып җиңүгә ирештеләр. Әле обелискны төзүче билгеләнә. Кем белә, бәлки, алдагы елда авылдашлар шул обелиск янында чал тарихны барлап күрешер. Хәер, Кадыйр Нәгыйм улы кебек тиктормас җаннар булганда, очрашулар янә булыр әле.
Венера Арсланова.
Читайте нас