Шәһәрнең иң борынгы паркларының берсендә "Китап укучы кыз" сыны 1950 елларда урнаштырылган иде. Вакыт үтү белән ул таушалгач, сынны алып куйган иделәр. Берничә көн элек бу арт-объект паркның үзәк аллеясендә кабаттан барлыкка килде. Әмма кемнеңдер кулы кычыткан - сынга зыян салганнар. Әгәр бу кеше табылса, аңа 40 мең сум күләмендә штраф салыначак, яки ул башка административ җәза алачак. Ә мин аның кулларын төяр идем. Шунысы ачык: нормаль психикалы кеше эше түгел инде бу...