69 яшьлек пенсионер ханымның февраль аенда 9нчы кат тәрәзәсеннән егылып, исән калуы хакында язган идек инде.
Ул чакта олы яшьтәге кешенең килеп төшүенә өйдә чыккан янгын сәбәпче булган иде. Әбекәйне аста кибет булу һәм аның түбәсендәге калын кар катламы саклап калган иде. Аннары ул тагын ике тапкыр тәрәзәдән егылып төшеп, тән җәрәхәтләре белән генә котылып калган иде. Соңгы тапкыр мондый хәл 16нчы мартта булды.
Кызганычка каршы, бүгенге вакыйга үлемечле тәмамланды. Тикшерүчеләр фаҗиганең сәбәпләрен ачыклый.