13-14 яшьлек ике кыз һәм 18 яшьлек егет зиратта фотосессия оештыра. Аларның кабер ташларына ятып, чукынып һәм тагын әллә ниләр кыланып төшкән фотолары интернет челтәренә килеп "эләгә" һәм зур шау-шу башлана.
Егет үзе кыргый гамәлләрен бәхәс нәтиҗәсендә килеп чыкты дип аңлаткан һәм социаль челтәрләр аша гафу үтенгән.
Фотолардан якыннарының каберләрен танучыларны бу вакыйга аеруча тетрәндерсә дә, алар полициягә мөрәҗәгать итмәскә булганнар.