Белгечләр мәгълүматы буенча, урлауның иң таралган алымы – халыкка телефоннан шалтырату. Еш кына алар үзләрен банк хезмәткәрләре итеп таныштырып, карта мәгълүматларын сорыйлар. Шулай ук хакерлар гражданнарга шалтырату өчен интерактив тавыш системасын (IVR) программалаштыралар, яки банк клиентлары e-mailына сылтама һәм файллар белән хат җибәрәләр, аны ачканнан соң, вирус кертәләр.
Схемаларның берсе төрле интернет-ресурсларда автомобиль сатучыларга юнәлтелгән. Анда сатып алучы акчаның бер өлешен банк картасына кертер өчен сатучыдан телефонга авторизация кодын сорый. Сатучы җибәргән очракта, картада булган акчаларыннан колак кага.
Быел мошенниклар алдашуның яңа схемасын керткән. Алар, Федераль салым хезмәте хезмәткәре булып шалтыратып,, бурычыгызны түләр өчен, дип, кирәкле мәгълүмат ала. Кайвакыт мошенниклар роботлаштырылган шалтыратулардан файдалана. Zecurion мәгълүматлары буенча, моңардан 4 мең кеше зыян күргән. Әлеге яңа схемадан килгән зыян – 550 мең сумлап, шул ук вакытта ул әле көчәеп кенә килә.