– Бүген бер залда 45 фәрештә белән очрашам. Сез – фәрештәләр төсле, бу дөньяга яктылык һәм шәфкатьлелек китерүчеләр, – диде Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Салават Сәгыйтов, аналарга мөрәҗәгать итеп. – Кызганычка каршы, илдә дә, безнең республикада да балалар тууның кимүе күзәтелә. Бүгенге яшьләр өчен уку, карьера һәм матди җитешлек беренче урыннарда, бала табуны соңгарак калдыралар. Сез – кимендә биш балага гомер бүләк иткән гүзәл затлар – бүгенге көннең чын геройлары.
Салават Тәлгать улы якын арада күпбалалы гаиләләргә дәүләт ярдәменең яңа чаралары булдырылачагын да әйтте. Яшь әти-әниләргә, студентлар гаиләләренә дә игътибар кирәклеген билгеләде. Мәсәлән, республикада 100 мең студент белем алса, студент гаиләләрендәге балалар саны 200 генә икән.
– Өстәмә ярдәм чараларын бик тиздән тоячаксыз, – дип вәгъдә итте Премьер-министр урынбасары.
Бәйрәмгә иң матур киемнәрен киеп килгән, чиксез дулкынланучы аналар Хөкүмәткә хәстәрлек өчен рәхмәт белдерде, матур теләкләрен җиткерде. Мәсәлән, Дүртөйле районыннан килгән Регина Хәйретдинова ире Рифат белән биш бала тәрбиялиләр.
– Миңа икеләтә бәйрәм – Зарина кызыма да бүген ундүрт яшь тулды. Ә инде башкалага килеп, шундый бүләк алу бигрәк тә зур сөенеч. Мин бик тә балалар яратам. Өлкән улыбызга инде 22 яшь, бәләкәй кызыбызга әле ике генә. Аларның барысын да матур итеп тәрбияләп үстерергә язсын иде, – ди Регина.
Бүген республикада кимендә биш бала тәрбияләүче 7404 гаилә бар. Салават Тәлгать улы билгеләвенчә, матур гаиләләр булган җәмгыятьнең киләчәге өметле. Премьер-министр урынбасары һәммәсен дә якынлашып килүче Белем көне белән тәбрикләде һәм төп тормыш мәктәбенең нәкъ гаиләдә башлануын ассызыклады.