Җәмгыять
21 август 2017, 21:00

Икеләтә шатлык өчкә әйләнсен

Тәүге сабыйлары туган биш яшь гаилә 300 мең сумлык сертификатлар алды.Уфа шәһәрендә гомер кичерүче Якуповлар гаиләсе өчен быелгы ел куанычларга бик бай. Гыйнварда көтеп алынган нарасыйлары Ризван аваз салган. Нәкъ шушы вакытта яшь гаиләләргә ярдәм итү программасы эшкә кушылды. Мартта республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов төбәктә демографик хәлне яхшырту буенча өстәмә чаралар турында указга кул куйды. Аңа ярашлы, яшь гаиләләр беренче баласы туганда бер тапкыр бирелүче социаль түләү алу хокукына ия була. 300 мең сум акча торак шартларын яхшыртуга юнәлтелергә тиеш.

Лилия белән Данил Якуповлар моны ишетеп, кирәкле документлар җыеп тапшыра. Яшь гаиләнең бүгенге көндә үз торагы юк әле. Алар Черниковкада кеше фатирында яши.
Караидел районының Абуталип авылында туып-үскән Данил белән Чакмагыш кызы Лилия Бөредә танышалар. Уфа дәүләт аграр университетында инженер-механик һөнәре буенча белем алгач, Данил армиядә хезмәт итеп кайта. Бөре дәүләт педагогия академиясендә инглиз теле укытучысы һөнәре буенча югары белем алган Лилия белән алар ике ел очрашып йөри. 2014 елда гаилә коралар. Данил бүген янгынга каршы федераль хезмәт­нең 22нче отрядында водитель булып эшли, башка­ланың 75нче мәктәбендә инглиз телен укыткан Лилия декрет ялында.
— Улыбыз туу куанычы белән сертификат алу бәхетенә дә ирештек, — ди сертификат алуларына әле һаман ышанып бетә алмаган гаилә башлыгы.
— Белгәч, ышанмадык! Хәзер фатир карый башлыйбыз, 300 мең сум башлангыч түләүгә китәчәк, — дип дәвам итә Лилия. — Тизрәк күчәргә хыялланабыз.
11 августта Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов яшь әти-әниләргә 300 мең сумлык тәүге сертификатларны тапшырды. Аны быел сабыйлары туган биш гаилә алды.
— Сезне сабыйларыгыз туу белән һәм торак алуга чиратта торучы яшь әти-әниләргә ярдәм итү буенча безнең башлангычта катнашучылар булуыгыз бе­лән чын күңелдән котлыйм! — диде Рөстәм Хәмитов. — Сезгә карап, башкалар да үрнәк алсын иде. Республикада демографик хәлне яхшырту өчен безгә балалар кирәк.
Республика Башлыгы сүзләренә караганда, программа яхшы нәтиҗәләр күрсәтсә, ул арытаба да дәвам итәчәк.
Читайте нас