Югары сыйныфларда укучы кызлар-малайларның кечкенәләрне ияртүе, ә аларының алардан һич кенә дә калышмавы игътибарны җәлеп итте. Район мәгариф идарәсенең өстәмә белем бирү, ял һәм савыктыру секторы баш белгече Мария Әхмәтова сүзләренә караганда, чыгышларда зурраклар белән кечкенәләрне берләштерү — тәрбия ысулларының берсе булып тора. Бәләкәчләр өлкәнрәкләрдән үрнәк ала, алардан күреп өйрәнә. Бүгенге вожатый-тәрбиячеләрнең кайчандыр монда ял итеп, хәзер сөенеп эшләп йөрүе бу һөнәргә сөю тәрбияләү турында дәлилли.
Без барганда “Чайка”да өченче смена ял итә иде. Монда килгән 88 бала рәхәтләнеп уйнап, күңел ачып, җырлап-биеп, тәмле тукланып сәламәтлеген ныгыткан, якынлашып килүче уку елына көч туплаган.
Рәхәтләнмәслекме соң! Ял итәр өчен монда барлык шартлар тудырылган. Балалар өч катлы иркен һәм уңайлы корпусларда яши. Уңган пешекчеләр тәмле итеп тукландырса, яшь тәрбияче-педагоглар бер минутны да файдасыз яки күңелсез үткәрергә юл куймый. Футбол, волейбол мәйданнары, спорт шәһәрчеге, актлар залы балалар тавышыннан гөрләп тора.
Бәләбәйдә яшәүче 15 яшьлек Лев Лукьянов биредә 14нче тапкыр! Елына икешәр-өчәр сменада ял итә ул. Лагерьда бик ошавы турында сөйләде. Олеся Мөхтәбәрова 9нчы сыйныфка бара, лагерьда бишенче тапкыр ял итә.
Лагерьда балаларның сәламәтлеген ныгыту һәм белем бирү буенча зур эш алып барыла. Соңгысы өчен махсус корпус бүленгән. Анда бию залы, балалар өчен күптөрле түгәрәкләр эшли. Яраткан шөгыль белән мәшгуль булып, көненә 6 тапкыр тукланып, төрле яшьтәге балалар белән аралашып яшәгән көннәр белән хушлашу, әлбәттә, кыенрак. Шатлык белән тулы йөзләрдән, янып торган күзләрдән ялның искиткеч булуын берсүзсез аңлап була. Тылсымлы әкият илен хәтерләткән “Чайка” лагереннан якты тәэссоратлар кала.