Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 август 2017, 11:50

Җырчы улы, затлы кияве

Ярмәкәй районының Иске Турай авылыннан чыккан билгеле җырчы Илшат Вәлиев һәм шушы авыл кияве, Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров авыл клубында хәйрия концерты оештырды.

Илшат еш кына туган авылына, районга кайтып, мәдәни чараларда катнаша, концертлар оештыра. Аларның һәрберсе якташлары өчен онытылмаслык вакыйгага әверелә.

Филүс тә бу яклар белән тормышын бәйләгән - Октябрьский музыка көллиятендә укыганда ук ул Иске Турай авылы кызы Эльмира Кашапова белән таныша, яшьләр арасында мәхәббәт кабына. Хәзер инде аларның күркәм гаиләсе, мәхәббәт җимешләре - ике уллары бар.

Җырчылар үзләренең иҗатташ дуслары белән авылда искиткеч матур тамаша оештыра һәм аннан кергән акчаны Иске Турай авыл мәчете төзелешенә тапшыра.
Читайте нас