-8 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 сентябрь 2017, 02:00

Базар киңлекләре белән күзгә-күз

“Бүген малтабарлар күп, әмма, башкалардан аермалы буларак, аны, тәү чиратта, тыйнаклык бизи. Кешегә карата кечелекле, ихтирамлы мөгамәләдә. Һичбер вакыт сәбәпсезгә тавыш күтәреп, каты бәрелмәс. Һәр мәсьәләдә алтын урталык табарга омтылыр”.

Уңган-егәрле замандашыбыз Рамил Хастеевка күпләр шундый бәя бирә. Октябрьскийда гына түгел, гомумән, республика күләмендә абруе зур аның. Эштәге уңыш­лары, озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен Сәүдә һәм кулланучылар хокукларын саклау буенча республика дәүләт комитетының Мактау кәгазенә лаек булуы – моңа ачык дәлил.
Октябрьскийдагы “Белёк”, “Жираф”, “Йорт тукыма әйбер­ләре” сәүдә нокталары сатып алучыларга яхшы таныш. Балалар һәм үсмерләр өчен тәгаенләнгән кием-салым, урын-җир әйберләре сыйфатлылыгы, күркәмлеге, чагу-якты төсләргә бай булуы белән игътибарны җәлеп итә. Ирексез­дән күңелдә: “Кибет хуҗалары бөтен гомерен сәүдәгә багышлагандыр, мөгаен”, — дигән фикер туа. Баксаң, алай ук түгел икән. Тәҗрибәле, аягында нык басып торган эшкуарга әверелгәнче, шактый катлаулы тормыш сукмагы узарга туры килгән Рамил Камил улына.
“Яхшылыкка омтылдым”
1952 елда гаҗәеп матур табигатьле Кыргызстанның Җәләл-Абад шәһәрендә, гади эшче гаиләсендә дөньяга килгән ул. Хастеевларның нәсел тамырлары Татарстанга барып тоташа. Кай тарафларда гына йөртмәгән тәкъдир татарны... Әмма ләкин зыялы милләттәшләребез үз асылын саклый алган, дәвамчыларын да шул рухта тәрбияләргә тырышкан. Өлкән буын үрнәгендә буй җиткергән малай кече яшьтән кызыксынучанлыгы тырышлыгы-үҗәтлеге белән аерылып тора.
– Һәрдаим яхшылыкка омтылдым, – дип искә ала Рамил Камил улы. – Кемдәдер гадәти булмаган, моңарчы очрамаган әйбер күрәм икән, шуны мотлак үз кулларым белән яңадан корып, матурларга омтылам. Шул рәвешле кибет­тәгеләргә охшатып, уенчыклар эшләнде. Кечкенә балалар автомоби­ленә кадәр ясадым...
Балачак мавыгулары сә­ләтле малайны авиамодель­челәр түгәрәгенә алып килә. Мәктәп ансамблендә шөгыль­ләнгән чорда үз куллары белән электрон гитара да ясый ул! Әйткәндәй, бүген дә исән-имин ул уен коралы. Сыйныф җитәкчесе сүзләре дә хәте­ренә уелып кала үсмернең: “Бөтенесен вакытында, төгәл, дөрес итеп башкару зарур!” Шулай эшли дә Хастеев. Төгәл фәннәргә мөкиббән булуына карамастан, башкаларына да дикъкатен көчәйтә төшә. Мәктәпне алтын медальгә тәмамлый!
1970 елда Казан дәүләт универ­ситетының физика факультетына укырга керә. Ул чорда ифрат актуаль радиофизика-электроника белгечлеген сайлый. Студент чакта ук иҗади эзләнүләр юлында була. Халык хуҗалыгы казанышлары күргәз­мәсендә бронза медальгә лаек була. Остазы, танылган галим Николай Непримеров белән берлектәге экспеди­цияләр барышында Советлар Союзын гизеп чыга диярлек егет. Николай Николаевич илнең җылылык картасын төзү хыялы белән яна. Шул җәһәттән төрле төбәкләргә юллана да инде галим сәяхәтчеләр...
Саумы, Октябрьский!
1978 елның мартында Рамил Камил улы Казан дәүләт сәнгать институтында белем алган Венера белән язмышын бәйли. Яшь галим инде кафедрада хезмәт сала, профсоюз оештыручысы вазыйфаларын башкара. Тиздән кызлары Элина дөньяга аваз сала. Хәләле институтны кызыл дипломга тәмамлый. Барысы ал да гөл кебек. Тик фатир мәсьәләсе генә... Гаилә башлыгы аның үзеннән-үзе хәл ителүен көтеп утырмый, билгеле. Октябрьскийда нефтьчеләрнең фәнни-тик­шеренү институты җитәкче­легенә хат яза. Ул чактагы директор Анатолий Молчанов белән очрашып сөйләшә. Эш-торак мәсьәләсендә тоткарлык булмый. 1981 елның мартында яшь гаилә Октябрьскийга күченеп килә.
– Беренче тәэссоратларым – искиткеч матур, җыйнак шәһәр, – ди Рамил Камил улы. – “Татнефть” вәкилләре белән экспедициядә йөргәндә үк “соклангыч соцгород” хакында ишеткәнем бар иде. Ниһаять, үзен күрү, анда яшәү бәхетенә ирештем.
Уллары Эльдар шушы төбәктә туа.
1994 елгача Камил Хастеев фәнни хезмәткәр, профорг булып эшли. Оештыру, кеше белән уртак тел табу сәләтен тиешенчә бәһалый җитәкчеләр. Аспирантурада белем алу, төрле рационализаторлык тәкъдимнәре кертү, яңадан-яңа офыклар-киңлекләр яулау... Фәнни тормыш эчендә кайнау, фикердәшләр белән нәтиҗәле хезмәттәшлек аерым бер ләззәт бирә, киләчәккә кыю максатлар билгеләүгә сәбәпче була. Ләкин... Үзгәртеп кору чоры планнарның гамәлгә ашуына киртә куя. “Заказлар юк. Яңа эш эзләгез...”
Бер ел дәвамында Хастеев шәһәрнең “Копи-үзәк” инженер фирмасы филиалына идарә итә. Шул ук вакытта, 1992 елда, шәһәрдә тәүгеләрдән булып, рәсми рәвештә малтабар сыйфатында теркәлә. Сәүдә — үзенчәлекле тармак. Хәер, сатучылык һөнәрен күпләргә үзләштерергә туры килә ул заманнарда. Максатчан, яңалыкка омтылучан асыл ир-егетне кыенлыклар өркетми. Бәхеткә, хатыны да һәрчак ярдәмгә килергә әзер. Шәһәрнең 2нче сәнгать мәктәбендә 25 ел дәвамында балаларга музыка белеме биргән, мәдәният өлкәсендәге казанышлары өчен Русия Мәдәният министрлыгы билгесе белән бүләкләнгән Венера Сафуан кызы ал-ял белми, һәммәсенә өлгерергә тырыша. 2007 елдан инде үзен тулысынча уртак гаилә шөгыленә багышлый. Чын мәгънәсендә терәк-таяныч, теләктәш-дус ул Рамил Камил улына. Менә ничә ел инде ирле-хатынлы янәшә атлыйлар.
Гасыр башында туган “Белёк”
Нәкъ шулай. 2000 елда Хастеев шәһәрдә беренче булып балалар һәм үсмерләр кием-салымы бүлеге ача. Тәүдә балалар туннары саталар. Арытаба сәүдә киңәя. Элекке “Балалар дөньясы” кибетенең бер өлешен сатып алалар. Кредит алмыйча булмый, әлбәттә...
– Соңгы ике елда гына кредитсыз көн күрүгә ирештек, ниһаять, – ди Венера ханым.
Кибет халык арасында танылу ала. Хастеевлар товар белән тәэмин итүче­ләрне аерым игътибар үзәгендә тота. Бизнес өлкәсендә иң мөһиме – сыйфат. Хезмәттәш тәэминатчылар да эшкуарларга зур ышаныч күрсәтә. “Белёк”ның абруе артканнан-арта.
2006 елда уллары гаиләсе белән Мәскәүдән шәһәргә кайтып төпләнгәч, ата-ана иңнәренә канат үскәндәй була. Эльдар башкалада инженер-физик белгечлеге буенча югары белем ала, замана техника белән бер телдә “сөйләшә”. Гаилә эшенә яңа сулыш өрүче, күтәрелеш бирүче дә ул. Автоматлаштыру, компьютерлаштыру... Сәүдә тармагын заманча ысуллардан тыш күзаллап булмый бүген.
– Ә шулай да, ни өчен “Белёк?” – дип кызыксыныр кайберәүләр. Мин дә бирми калалмадым ул сорауны.
...Әлеге атаманың ике төрле мәгънәсе бар, – ди Венера Сафуан кызы. – Беренчедән, без эшчәнлекне фәкать тире-мех киемнәрдән башладык. Икенче­дән, “белёк” – яңа туган тюлень ул. Сабый-нарасыйга ишарә сыман. Шуңа күрә күңелгә якын тоелды бу исем.
Шөкер, гомере озын булып чыга “тюлень баласының”. 17 ел буе бихисап кулланучыларны бай ассортименты белән сөендерә яңа гасыр яшьтәше. Озын-озак куанычка булсын!
Сайланыр җирлек бар биредә. Йөзгә якын сәүдә маркасы (нигездә Русия җитештерүчеләре) тәкъдим ителә. То­варларның һәммәсе экологик чиста чималдан эшләнгән, балалар киеменә куел­ган таләпләргә җавап бирә. Төрле яшьтәге кыз-малайларны, модага ярашлы киен­дерергә мөмкин. Мәктәп формасын гына алыйк. Нинди генә күлмәк-костюмнар юк. Уңайлы да, купшы-көяз дә. Дизайнерлар елның-елында төрле фасоннар уйлап табу белән мәшгуль. Ә бит яшь буын вәкилләренең ихтыяҗын канәгатьләндерү җиңелдән түгел.
Акча туплау — 1максат түгел
Хастеевлар өчен иң әһәмиятлесе – сатып алучылар алдындагы җаваплылык. Елның-елында федераль күргәзмәләргә чыгу яхшы товарлар белән якыннан танышу мөмкинлеген бирә. Кулланучылар мәнфәгатендә төрле алымнар да карал­ган. Ишле гаиләләр, туган көнен билгеләүчеләр өчен махсус ташламалар, дисконт карталар... Моннан тыш, аз тәэмин ителгәннәргә, Бөек Ватан сугышы ветераннарына матди ярдәм. Рамил Камил улы елның-елында “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит” акциясендә актив катнаша. 2009 елдан укучылар арасында уздырылган “Мисс һәм Мистер Совершенство” конкурсы иганәчесе була. Сәүдә хезмәткәрләре көне уңаеннан бәйрәм чарасы үткәрүгә дә үз өлешен кертә. Гомумән, җәмгыять тормышыннан читтә калмый эшкуар. Берничә ел рәттән шәһәр сайлау комиссиясе әгъзасы да булып торган. Заманында хәтта мәдәният йорты каршындагы кино сөючеләр клубын җитәкләгән. Шәһәребез турында фильм да төшергән әле. Сәләтле кеше һәрьяклап камилләшергә омтыла, күрәсең...
Малтабарлык өстәмә эш урыннары булдыру дигән сүз дә әле ул. Хастеевлар кул астында 9 сатучы эшли. Ышанычлы, сыналган, тотрыклы коллектив. Клиентларны тиз һәм сыйфатлы хезмәтләндерү максатында махсус программа нигезендә укулар оештырылган.
– Ике ел элек булган кризиста сатучыларга ярдәм йөзеннән хезмәт хакын күтәрүне тәвәккәлләдек. Сату күләмендә югалтулар кичердек, билгеле. Әмма коллективны саклап калдык, – ди хуҗалар.
Бүтәннәргә игелек кылган кеше, һичшиксез, үзе үк шатлык хисе кичерүчән.
Икегез дә пар килгәнсез...
Аңлашыла ки, Рамил әфәнде хакында сүз йөрткәндә аның хәләлен дә телгә алмый булмый. Алар – бербөтен. Бер-берсен тулыландыра, бер караштан аңлаша торган пар.
– Ирем – үтә җаваплы, намуслы, катлаулы, четерекле мәсьәләләргә тиз арада чишелеш таба белүче кеше. Юмарт, ягымлы. Әти буларак та мактауга, хөрмәткә лаек, – ди Венера ханым. – Шөкер, менә дигән кыз-ул үстердек. Гаиләсе белән Мәскәүдә гомер кичерүче кызыбыз Элина КДУның физика факультетын тәмамлаган иде. Бүген ул – астроном-геодизист. Киленебез Лилия, киявебез Алексей да үз балаларыбыздай якын-кадерле. Ара ераклыгына карамый, бер гаиләдәй тату гомер кичерәбез. Балалар, дүрт онык йөзгә кызыллык китерми. Рамилнең өлеше зур монда, билгеле. Гомумән, махсус тәрбия бирик, дип тырышмадык. Ата-ана үз сабыйлары өчен мотлак үрнәк булырга тиеш, дип исәплим.
Рамил әфәнде исә тугры хатынына чиксез рәхмәтле.
– Ярдәмчең, урынбасарың тирән белемле, җентекле кеше икән, шуннан да яхшысы юк. Өстәвенә, Венера һөнәре буенча педагог, балаларны аңлый-тоя. Тегүче сәләте бар. Икътисадчы да. Персонал, товар тәэминатчылары белән эшләү аның карамагында. Әйткәндәй, мине халык көйләре дөньясына алып керүче дә ул бит. Нәсел агачында композиторлар, музыка белгечләре күп аның...
Сөйгәненә электрон пианино да бүләк иткән гаилә башлыгы. Янә сихри музыка иленә әйләнеп кайту, кабатланмас татлы мизгелләр кичерү форсаты бар, димәк, Венера Сафуан кызының!
...“Төрле юнәлештә хәрәкәт итү мөһим”. Бу гыйбарә күптән инде Хастеевларның тормыш девизына әверелгән. Кече буын вәкилләрен күзаллап фикер йөртә алар. Бию, рәсем сәнгате, музыка, нәфис гимнастика, йөзү... Нәрсә белән генә мавыкмый газиз оныклар. Һәр бала – тылсымлы бер дөнья ул. Дәү әти, дәү әниләренә картаерга ирек бирмиләр.
Сәлия Гарифуллина.
Читайте нас