Җәмгыять
5 сентябрь 2017, 06:51

Нефтьчеләр хөрмәтенә

Дүртөйле районы Мәдәният сараенда Башкортстан нефтенең 85 еллыгына һәм “Чакмагышнефть” нефть һәм газ чыгару идарәсенең барлыкка килүенең 60 еллык юбилеена, шулай ук әлеге тармакта хезмәт салучыларның һөнәри бәйрәменә багышланган тантана узды.

Бәйрәм чаралары кысасында барлык гомерен “кара алтын” табу эшенә багышлаган, гади оператордан “Башнефть”нең генеральный директоры вазыйфасына кадәр күтәрелгән “Нефть сәнәгате отличнигы”, “Русия нефть һәм газ сәнәгатенең атказанган хезмәткәре”, “Башкортстанның атказанган нефтьчесе” һәм башка бихисап хөкүмәт бүләкләренә һәм мактаулы исемнәргә лаек булган Ампир Шәйбәк улы Сыртлановның истәлеген мәңгеләштерү максатында мәрмәр тактаташ ачылды.
Читайте нас