Әлегә билгеле булуынча, коралланган 9нчы сыйныф укучысы мәктәп буйлап шартлаткычлар ташлый һәм укытучысына һөҗүм итә. Аның кыланышыннан курыккан балалар тәрәзәдән сикерә, соңрак аяк-куллары сынган укучыларны дәваханәгә озаталар. Мәскәү өлкәсе буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре белдерүенчә, бу тетрәндергеч хәлдән соң дүрт бала дәваханәдә, укытучы реанимациядә ята.