-1 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 сентябрь 2017, 18:16

Уфада пенсионер байкерларга ут ачкан

Ул төнлә тынгылык бирмәүче мотоциклчыларга өй тәрәзәсеннән аткан...

Пушкин урамында яшәүчеләр төн буена мотоцикл "үкертеп" йөрүче байкерларга күптән зарлана. Алар ЮХДДИга юлларга асфальттан түшәлә торган "полицейский"лар салуны сорап, берничә тапкыр мөрәҗәгать иткән. Ләкин аларның үтенече кире кагылган. Ахыр чиктә, биредә яшәүче бер пенсионерның түземлеге калмый, ул байкерларга пневматик пистолеттан ут ача. Нәтиҗәдә, руль артындагы кешенең һәм аның пассажирының аягы, янбашы җәрәхәтләнә. Байкерлар бу хакта полициягә хәбәр итә, ләкин үзләре экспертизага килмәгәч, эш ябыла.
Читайте нас