+17 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Җәмгыять
6 сентябрь 2017, 21:00

Әйбәт тә мин, алама да...

Фәвис абый — безнең күрше. Эчеп, исереп, юл кырыенда тәгәрәп ятканын да, алпан-тилпән атлап урам буйлап кайтканын да еш күрергә туры килә. Туган авылыма кайчан гына кайтсам да ул минем янга хәл белешергә керә. Хәл белергә керүенең сәбәбе бар: эчәргә акча теләнә. Юк, акча бир әле, дип, турыдан-туры сорамый. Моны ул сәрхүшләргә генә хас хәйләкәрлек белән эшли. Ничекме? Бу хакта түбәндәге язманы укыгач белерсез.

Быел июньдә, балаларымны утыртып, әниләргә кунакка килдем. Чәй эчәр­гә дә утыра алмадык, “Зилинау, чык әлү”, — дигән тавыш ишетелде. “Фәвис­тер ул. Эчәргә акча сорый торгандыр тагын. “Чыга күрмә”, — диде әни. “Ярар инде, чыгып керим. Килеп туктаганны күрде бит. Бәлки, берәр йомышы бардыр”, — дип, әни­не тыңламыйча, өй ал­дына чыгып киттем.
Чыксам, күршем май кояшыдай балкып басып тора. Кулларын артка яшергән. Җитмәсә, серле генә елмая.
— Ни хәл, Фәвис абый? Әллә берәр йо­мышың бар идеме? — дим, моңа нәрсә кирәк­леген чамаласам да.
Ә ул гозерен әйтергә ашыкмый. “Монысы си­ңа!” дип, миңа кыр чәчәк­ләре суза һәм шуннан соң гына күңелендәгесен ачып сала:
— Үтермә, апай (без­нең якта үзеңнән кечерәк кешегә шулай дәшәләр), Аллаһ хакы өчен бир бер 100 генә тәңкә!
— Фәвис абыкаем, акчамның юграк чагы иде шул әле...
— Фәвис абыеңның йө­рәге янып үлсен дисең­мени? Җаһил булма инде, апакаччаем! Нәрсә инде сиңа, яхшы машинада йөргән кешегә, 100 генә сум акча? Ачуым да килмәгәе, төкерек кенә бит инде. Күршесенә 100 сумын да жәлләп торган була, оялмыйча. Антлар итеп әйтәм: башкача бу хәл бер дә кабатланмас!
Мин бер — каршымда басып торучы сәрхүшкә, бер аның кулындагы кыр чәчәкләренә карыйм да күңелемнең язгы кардай эри башлавын тоям һәм, “Бу заманда 100 тәңкә акчамыни инде? Хәердән булыр”, дип, кәшилүк ар­тын­нан өйгә кереп китәм.
Йөзлекне күрүгә Фә­вис абыйның тешсез авызы тагын да ерылыбрак китте һәм ул, кулындагы чәчәкләрен миңа тоттырды да, “Мең яшә, апакаччаем. Балала­рыңның игелеген күр!”, — дип, һәм тагын әллә нинди матур сүзләр әйтеп, ашыга-атлый чыгып та китте.
Өйгә керүгә: “Тапкан­сың акча бирер кеше. Син биргән акчага фунфурик ала да тагын ләх булып ята инде ул. Беренчесе һәм соңгысы булсын. Ишетсен колагың”, — дип, әни тиргәргә үк тотынды. Тик быелгы җәйдә бу беренчесе дә, соңгысы да булмады...
Тагын әниләргә кунакка килдек. Капка төбендә утырганлыктан, Фәвис абый бу юлы да минем килеп туктаганны күреп алды, кулын болгап, сә­лам да бирде. “Башка кермим дип антлар итте бит. Бу юлы акча сорап кермәс әле. Бүген аеграк та кү­ренә бугай”, дип уйлап куйдым эчемнән генә. Тик бер сәгать үтүгә “Зилинау, чыгып кына кер әлү!” дигән таныш тавыш тагын колакка чалынып киткән­дәй булды.
Кеше сине чакыргач, өйдә качып калып буламыни, чыктым инде. Карасам, Фәвис абыем бер чиләк җиләк җыеп алып килгән.
— Җир җиләге ярат­кан­лыгыңны беләм. Сиңа дип җыйдым. Нигә икәнне беләсең, — диде ул бу юлы артык төче­ләнмичә генә.
— Соң, Фәвис абый, үзем дә җиләк җыярга килдем ләбаса. Кирәкмәс иде, — дип җавапладым аңа, җиләкле чиләкне алмаска тырышып.
Шулай дип әйтүем булды, ул тагын һөҗүмгә күчте:
— Зилинау, беләсең бит инде йөрәкнең ничек янганлыгын. Теге җыр­дагыча: “Йөрәгемнең януларын ничек басарга икән!” Ничек икәнен син беләсең инде. Бир инде, 100 генә тәңкә, үтермә, малайкаем!
Акча бирмәсәм тиз генә чыгып китмәсен белгәнгә күрә бу юлы да 100 тәңкәмне чыгарып бирдем. Әни тагын артымнан сукранып калды.
Күптән түгел тагын туган авылыма бардым. Бу юлы да шул ук хәл кабатланды. Фәвис абыем мин килеп 1 сәгать үтүгә бер чиләк чия тотып килеп керде.
— 100 тәңкәме? — дидем, сөйләшүне кыскарак тотарга тырышып.
— Юук, алай гына түгел, 200! Кеше бакчасыннан кача-поса гына җыйдым. Ишшу җитмәсә, кәчтүмне дә ерттым. Аңа да компенсация кирәк, — диде ул күзен дә йоммыйча.
Бу юлы чиясен алмадым.
Күршемнең эчәргә акча табарга була караклыкка баруын ошатмадым. Бу хәл ни белән тәмамланды, дисезме? Фәвис абыем, дөньядагы иң әшәке сүзләрне әйтеп, сүгенә-сүгенә ихатадан чыгып китте.
Менә шулай, авыл сәрхүшләре дә хәзер акрынлап кына “эшкуарлык”ка кереп бара. Кая бара бу дөнья?
Зилина МИРГАЯЗОВА.
Читайте нас