+6 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 сентябрь 2017, 11:30

Кулларын корт чаккыры!

Шушы бабай кемгә ошамаслык! Табылган бит шундыйлар да...

Без укучыларыбызны башкаланың “Һалле шәһәре” тукталышындагы скверда куелган бакчачы бабай сыны белән таныштырган идек инде. Күпләр аны яратып та өлгерде – социаль челтәрләрдә аның янына утырып төшкән фотолар күренә башлады. Кемнең утырасы килмәсен шундый хуш күңелле бабакай янында?!
Кызганычка каршы, аның янына куллары кычыткан вәхшиләр дә утырган шул, алар бакчачы бабай сынының башына зыян салган, алмалы кәрзинен урлаган.
Фейсбукта вандалларны тотуга акча җыя башлаганнар. Моның өчен Владимир Кобзев битенә керергә кирәк.
Гафу ит инде без хәерсезләрне, бабакай....
Читайте нас