0 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 сентябрь 2017, 18:26

Ярминкәгә килегез!

16-17 сентябрьдә Уфада фермерлар хуҗалыгы ярминкәсе ачылачак.

Уфаның Совет районы хакимияте ярдәме белән үтәчәк “Ферма Мир” ярминкәсенә республиканың төрле районнарыннан 50дән артык фермер хуҗалыгы киләчәк.

“Мир” сәүдә үзәгендә оештырылган чарада бай ассортиментта авыл хуҗалыгы продукциясе тәкъдим ителәчәк, Башкортстанның фермер хуҗалыклары һәм җитштерүчеләре белән таныштырачаклар. Ярминкәгә килгән шәһәр халкын үзебездә җитештерелгән саф азык-төлек — ит һәм сөт ризыклары, кош ите, яшелчә-җимеш, камыр ризыклары һәм башкорт балы көтә.

Ярминкәне фермерлар җитештергән продукциядән төрле ашлар әзерләү буенча осталык дәресләре, артистлар чыгышы да бизиячәк.

Теләүчеләр викторинада катнашып, призлар да ота ала.
Читайте нас