Республикада бу марафон "Мәрхәмәт" хәйрия фонды ярдәме белән өченче ел рәттән үткәрелә. Анда теләге булган һәр кеше катнаша ала. Фонд алдан хәйрия акциясе игълан иткән иде. Аның кысаларында һәр йөгерүче һәм аны куәтләүчеләр, хуплаучылар акчалата өлеш кертә ала. Җыелган барлык акча сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле сабыйлар өчен "Балаларны үстерү үзәге" укыту программасына тәгаенләнәчәк.
Игелекле марафонда йөгерүчеләр арасында төрле һөнәр кешеләре - опера җырчылары, табиблар, фотографлар, менеджерлар, стилистлар, дәүләт эшлеклеләре һәм башкалар бар.
"Хәйрия узышы бер үк вакытта марафонда катнашу һәм изгелек эшләү мөмкинлеге бирә. Спорт - физик, ә изгелек кылу рухи сәламәтлекнең нигезе, - ди "Мәрхәмәт" хәйрия фонды президенты Айгөл Гәрәева.