-18 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 сентябрь 2017, 02:00

Бала дәүләт телен белеп үссен!

Ата-аналарның 73 проценты республикада башкорт телен дәүләт теле буларак укытуга уңай карашта.Башкортстанның мәгариф министры Гөлназ Шәфыйкова “Башинформ” агентлыгына интервью бирде. Анда ул туган телләрне укытуга кагылышлы фикерләре белән уртаклашты.

– Гөлназ Радмиловна, ни өчен башкорт теле дәүләт һәм туган тел буларак бер-берсеннән аерыла? Агымдагы уку елына кадәр мәктәпләрдә башкорт телен укыту ничек оештырылды?
– Туган телне өйрәнү – Русия Конституциясендә билгеләнгән хокук. Укыту планы турында сөйләгәндә, туган тел – белем бирү программасындагы укыту планының инвариатив өлешенә караучы мотлак предмет. Туган тел һәр сыйныфта беренче сыйныфтан мотлак укытыла.
Мәктәпләрдә башкорт телен дәүләт теле буларак укыту Башкортстан Конституциясе белән тәэмин ителә. Бу – сайлап алынучы предмет. Ул белем бирү системасында катнашучылар формалаштырган укыту планы өлешенә керергә тиеш. Узган елга кадәр ата-аналар фикере коллегиаль органнар аша исәпкә алынды. Башкорт телен дәүләт теле буларак өйрәнү балалар һәм ата-аналарга 2-9нчы сыйныфларда тәкъдим ителде. Бу Башкортстанның “Мәгариф турында” Законы белән билгеләнгән.
Агымдагы елда хәл үзгәрде. 28 августта Милләтара мөнәсәбәтләр буенча совет йомгаклары буенча Русия Президенты Владимир Путинның йөкләмәсе булдырылды. Аңа ярашлы, һәр ата-ана хәзер туган тел итеп кайсы телне сайлаулары турында гариза яза.
Башкорт дәүләт теленә килгәндә, һәр белем бирү оешмасында аны сайлап алу тәкъдим ителә. Әмма ул мотлак тәкъдим ителергә тиеш, чөнки бу Башкортстан Кон­ституциясе һәм “Башкортстан Республикасы телләре турында” Закон белән билгеләнә.
2011 елдан федераль дәүләт белем бирү стандартлары кертелде. Хәзер ул балалар 7нче сыйныфта укый, һәр ел саен алар ата-аналары белән бергә нинди предмет өйрә­нүне сайлады. Әмма әлегә кадәр ата-аналардан бу турыда гариза язу ел саен таләп ителмәде.
– Гөлназ Радмиловна, Йошкар-Олада үткән Миллә­тара мөнәсәбәтләр буенча совет утырышында Владимир Путин прокуратура органнарына һәм төбәк власть­лары җитәк­че­ләренә нинди йөкләмә бирүе турында сөйләп үтсәгез иде. Ул ту­ган һәм дәүләт телләрен өйрәнүгә нинди йогынты ясаячак?
– Ил Президенты төбәк башлыкларына туган һәм дәү­ләт телләрен ирекле өйрәнүне тәэ­мин итүне йөкләтте. Моннан тыш, Русия Генеральный прокуратурасына Мәга­риф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль орган белән берлектә ил субъектларында Русия составына караучы ил халыклары һәм республика дәүләт телләре арасыннан гражданнарның туган телне ирекле өйрәнү хокукын тәэмин итүгә кагылышлы законнар положение­ләре үтәлешен тикшерү йөкләтелде.
Бөтен үзенчәлек бары тик шунда. Әлеге предметларны өйрәнүгә бернинди йогынты ясалмаячак. Нинди предмет сайлау ата-аналар хокукы булып кала. Элекке стандартлар буенча башкорт теле дәүләт теле буларак балаларга милли төбәк компоненты кысаларында тәкъ­дим ителгән булса, хәзер яңа стандартларда мондый компонент юк. Бары тик мәктәп компоненты гына бар. Ата-аналарга предметларның берсе сыйфатында дәүләт теле буларак башкорт теле тәкъдим ителә.
– Димәк, принципиаль үзгә­решләр юк?
– Принципиаль үзгәрешләр юк. Мотлак шарт барлыкка килде: сайлап алу буенча пред­метны өйрәнүгә ата-аналарның ирекле язма гаризасы кирәк.
– Ил Президентының әлеге йөкләмәсен үтәүдә безнең республика нинди позициядә?
– Республика Владимир Пу­тинның, туган телләр һәм башкорт теле дәүләт теле буларак ирекле өйрәнелергә тиеш, дигән фикерен хуплый. Шуңа күрә барлык мәктәп­ләрдә ата-аналар җыелышларында бу турыда гаризалар җыелды. Аларга төрле предметлар буенча дисциплиналар тәкъдим ителде. Әмма бу исемлекне белем бирү оешмасы, мөмкин­лекләреннән чыгып, үзе төзи.
Алдан алынган мәгълүматлар буенча, ата-аналарның 73 проценты башкорт телен дәү­ләт теле буларак өйрәнүне сай­лаган. Ягъни укучылар, нинди милләттән булуларына карамастан, башкорт телен дәүләт теле буларак өйрәнергә теләк белдерә.
Республика Башлыгы Рөс­тәм Хәмитовның башкорт телен ирекле рәвештә сайлап өйрә­нер­гә чакыруы җәмә­гатьчелек тарафыннан хупланды. Ата-аналар һәм балалар башкорт телен өйрәнүнең мөһимлеген, мәдә­ният­ләрнең бер-берсен бае­туның республикада миллә­тара тынычлык һәм бердәм­лекне саклап калу шарты булуын аңлый.
Моңа бәйле безнең бурыч тагы да катлаулана. Без телне өйрәнү өчен тавыш биргән кешеләр алдында җаваплы. Шуңа күрә башкорт телен өйрәнүдә мөмкинлекләрне киңәйтергә, аны укыту ысулларын яңартырга кирәк. Бу позицияне Рөстәм Хәмитов укы­тучыларның август киңәш­мәсендә ачык җиткерде. Ата-аналар берлекләре белән актив эш алып барырга, яңа укыту төрләре – факультативлар, түгәрәкләр, электрон курслар кертергә кирәк. Шул ук вакытта республикадан һәм илдән читтә яшәүче башкорт халкы турында онытырга хакыбыз юк. Аларга да туган телен өйрәнүдә ярдәм итәчәкбез.
Кыскасы, республикада башкорт телен өйрәнү һәм укытуда тупланган тәҗрибәне саклап калу һәм арттыру өчен барысы да эшләнәчәк.
– Башкорт телен ирекле өйрәнү буенча төрле фикер-ләр бар. Кайберәүләр болай өй­рәнү тел бетүгә китерәчәк дип уйлый. Бу шулаймы? Сез аларга нәрсә дип җавап бирә аласыз?
– Бу дөрес түгел дип уйлыйм. Телне ирекле өйрәнү – туган телне өйрәнүдә мотивацияне арттыру ул. Гаризаны ел саен язу ата-аналар­ның мөмкинлеген арттыра. Бездә күпмилләтле гаиләләр бар. Димәк, быел, мәсәлән, алар туган тел буларак урыс телен сайласа, киләсе елда башкорт телен өйрәнә ала.
Телләрне ирекле өйрәнү башкорт телен дәүләт теле буларак укытуда да яңа мөмкинлекләр ача. Бу аны өйрәнү ысулларын камилләш­терүгә, укытучыларның иҗади куәтен ачарга, башкорт теле дәреслә­рен республикада яшәүче барлык милләт балалары өчен дә кызыклы итеп оештырырга ярдәм итәчәк.
Әйткәндәй, бүген ата-ана­ларның 8 проценты башкорт телен дәүләт теле буларак өйрәнүдән баш тартты. Икенче яклап, “Көчләп яраттырып булмый” дигән мәкаль барлыгын беләбез. Бездә чит телләрне көчләп укыту үрнәге бар. Әмма аттестатларында “яхшы” билгесе булуга карамастан, укучылар ул телне белми.
Арытаба да башкорт теле­нең өйрәнүгә лаек тел булуын исбатлау өстендә эшләячәк­без. Башкорт телен өйрәнүдән баш тарткан 8 процент ата-аналарны яңадан җәлеп итү өчен укыту ысулларын камил­ләштерергә, аның яңа төрлә­рен кертергә кирәк.
– Мәгариф министрлыгы башкорт телен өйрәнү буен­ча “кайнар линия” оештырды. Гражданнар нинди со­рау­лар белән күбрәк мө­рә­җәгать итә?
– Бер атна эчендә 1,5 мең чамасы мөрәҗәгать кабул иттек. Ата-аналарны “Нинди предметны сайларга мөмкин?” дигән сорау борчый яисә алар сайлау өчен предмет­лар­ның күбрәк булуын тели. Без “Мә­гариф турында” Федераль законга нигезләнәбез. Аңа ярашлы, предметлар исемлеге белем бирү оешмасы мөмкин­легеннән чыгып төзелә.
Күбесе башкорт телен дәүләт һәм туган тел буларак өйрәнүдә нинди аерма булуы, нинди телнең туган тел дип исәпләнүе, гаиләдә файдаланылмаган телне сайлау мөм­кинлеге белән кызыксына.
– Министрлык бу сорауларга ничек карый?
– Без уңай карыйбыз. Бу ата-аналар һәм балаларның гражданлык позицияләре югары булуы турында сөйли. Алар, башкорт телен дәүләт теле буларак өйрәнүнең мө­һим булуын аңлап, үзләренең туган телләрен өйрәнү яклы.
Ата-аналар, шулай ук, министрлыкка гаилә мәсьәләләре белән дә мөрәҗәгать итә. Мәсәлән, әти-әнисе икесе ике телне сайлаган очракта белем бирү оешмасы нәрсә эшләргә тиеш? Бу – һәр гаиләнең үз эше. Уртак фикергә килү мөһим.
Сыйныфта, мәсәлән, өч кеше – бер телне, калганнары башка телне сайлаган очракта факультатив дәресләр эшләя­чәк. Әмма һәр ата-ананың кайсы телне сайлавы белем бирү оешмаларының мөмкин­лек­ләре чикләрендә тәэмин ите­лергә тиеш.
Читайте нас