Мәмәдәл шулай сүнә торгандыр, инде бер гармунчысы да калмады бит дип, еш кына уйлана идем. Бер кайтуымда, кичен авыл очында берәүнең өздереп гармунда уйнаганын ишеттем. Кунактыр, бәйрәм итә торганнардыр, дип уйладым.
Икенче көнне гармунчының үзе белән таныштым. Бәй, үзебезнең Әзһәр абый белән Рида апаның улы Раушан ич ул! Кай арада үсеп, шундый дәү баянны күтәреп, гармун телләренә тәртип белән басарга өйрәнгән?! Хәер, аның әти-әнисе дә чын артистлар бит. “Гастрольгә” күрше районнарга гына түгел, Татарстан якларына да чыгып китәләр. Дуслары, туганнары бер чараны да Рида белән Әзһәрсез үткәрми. Хәтта бер авыл клубында алып баручы Әзһәр Шәйморатовны Салават Фәтхетдинов бездә кунакта, дип таныштыра. Әзһәр дә коеп куйган Салават инде менә. Тамашачылар башта аны чынлап та танылган сәхнә йолдызы дип кабул итә.
Уллары Раушан да җыр-моңга битараф түгел. 5 яшендә “юбилеена” аңа зурәнисе Финә белән зурәтисе Әүфәт “хромка” бүләк итә. Булачак җырчы шул рәвешле, яшьтәшләре кебек, уенчык машина түгел, ә күрекләрен тарткан саен серле тавыш килгән гармунда уйнап үсә. Әтисе аны 9 яшендә Дүртөйле шәһәрендәге музыка мәктәбенә укырга бирә. Раушан биредә тәүге көйләрен үзаллы уйнарга өйрәнә.
— 2011 елда 6нчы сыйныфта укыганда музыка мәктәбендә тәрбияләнүче дүрт малайны районда оештырылган, “Талантлар йолдызлыгы” конкурсына әзерләделәр. Зур сәхнәгә беренче тапкыр шунда чыктым. “Утыр әле яннарыма” дигән җырны башкарып, бәйгедән зур бүләк белән кайттык. Менә шунда дәрт тә үсеп китте, — ди Раушан.
— Раушан зур сәхнәдәге беренче чыгышын оныткандыр инде, бәләкәй иде бит, — дип сүзгә кушыла әнисе Рида ханым. — Ул шәһәрнең 3нче балалар бакчасына йөргәндә районда бер фестиваль үтте. Раушан анда “Шәйморатов генерал” дигән җыр белән катнашты. Тамашачылар аягүрә басып алкышлады. Анда да призлы урын алган иде. Без Раушанның кай арада гармунда уйнарга өйрәнгәнен дә күрми калдык. Авылда малайлар өчен бигрәк тә эш күп. Ихатаны тәртиптә тоту яисә мал, кош-корт карау һәм башкасы... Ә хәзер әтисе белән бергә уйныйлар. Кызыбыз Регина фортепьянода уйный. Ул, Минзәлә медицина колледжын тәмамлап, Казан шәһәрендә эшкә калды. Ул кайтса, еш кына бергә җырлыйбыз.
Раушан Шәйморатов узган ел шәһәрнең 3нче гимназиясен тәмамлап, Нефтекама машина төзүчеләр колледжына укырга кергән. Ул шуны яхшы белә: беркайчан да гармунын ташламаячак. Димәк, безнең авылда да “моң чишмәсе” тиз генә саекмас. Раушанның кичләрен авыл читендә, табигать кочагында яшьләрне җыеп җырлатуы да күңелне хушландыра.