+3 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Җәмгыять
18 сентябрь 2017, 07:18

Чишмә авылында тактаташ ачылды

Дүртөйле районында кино сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән шәхес, БАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Русиянең почетлы кинематографисты, коммунистик хезмәт ударнигы Әлфәү Кашапов истәлеген мәңгеләштерү йөзеннән Чишмә авылы мәдәният йорты диварында тактаташ ачылды.

Чарада район җәмәгатьчелеге, мәдәният идарәсе җитәкчелеге һәм авыл мәдәният йортларының сәнгать җитәкчеләре, Әлфәү Кашаповның хатыны, балалары, оныклары һәм авылдашлары катнашты. Урындагы «Ак чишмә» халык фольклор коллективы әгъзалары тантананы дәртле җыр-моңнары белән бизәде.
Читайте нас